(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген, Яшьләр көнендә, Казанда Россиядә иң эре «УРАМ» экстрим-паркының тест-драйвы старт алды. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен үзәк Миллениум күпере астында урнашкан. Паркның әзерлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бәяләде.
Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм башлап килүче спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар . «УРАМ» - Россиядә иң зур экстрим-парк. Аның территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында тест ярышлары тамашачыларсыз һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшин һәм Дамир Фәттахов белән бергә ярыш зоналарын карады, спортчылар белән аралашты һәм аларның яңа яшьләр пространствосы турындагы фикерләре белән кызыксынды. Экстремаллар парк инфраструктурасын югары бәяләделәр һәм Казан мәйданчыгын дөньядагы иң яхшы мәйданчыкларның берсе, дип атадылар.
Чатырларның берсендә Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча «Яшьләр вакыты» онлайн-форумында катнашучыларны сәламләде. Форумда Россиянең 31 төбәгеннән һәм 15 илдән 1000 актив яшь кеше катнаша. Программага танылган спикерлардан дискуссияләр, иҗади очрашулар һәм лекцияләр кертелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны Яшьләр көне белән котлады. «Кайбер чикләүләргә карамастан, без бу бәйрәмне шундый матур мәйданда билгеләп үтәбез. Ул әзер диярлек, тест ярышлары бара. Якында гына без ябык парк төзибез, анда кыш көне дә шөгыльләнергә мөмкин булачак. Яшьләр өчен без барлык шартларны да тудырырга тиеш. Биредә мин үземне яшәргән кебек хис итәм», - диде ТР Президенты. Ул шулай ук республиканың иң актив волонтерларына «Без бергә!» дигән үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлешләре өчен истәлекле медальләр тапшырды.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен «УРАМ» экстрим-паркы җәй көне эпидемиологик вәзгыять тотрыклана башлау белән һәм барлык техник, әзерлек һәм җибәрү-көйләү эшләре тәмамлану белән ачылачак.
Белешмә
2018 елда Татарстанда URAM (Urban Arts Movement) урам берләшмәләренең хәрәкәте барлыкка килде, ә 2019 елда аның вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Миллениум күпере астында заманча экстрим-парк ачуны сорап мөрәҗәгать иттеләр һәм ТР Президенты ярдәмен алдылар. Проектның нигезенә урам берләшмәләре тәкъдимнәре ятты.
Бүген шулай ук ябык экстрим-парк - Татарстанның шәһәр яшьләр бергәлекләре үзәге төзелә, ул да Миллениум күпере астында булачак. Ябык парк яшьләргә ел дәвамында урам сәнгате һәм экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.