(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Ксения Швецова). Җәй
ахырына Казанның Идел буе районында яңа яшел почмак - Авангард урамында сквер
барлыкка киләчәк. Зур чүп мәйданчыгы һәм стихияле парковка булган хуҗасыз
территория урынына монда берничә балалар һәм спорт мәйданчыгы, велосипедчылар
өчен памп-трек, ял итеп йөрүләр зонасы булдырылачак. Кичә эш барышы белән Казан
Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Ул булачак сквер территориясен карады, җирле
халык белән аралашты, ишегалды һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча
республика программалары ярдәмендә шәһәр үзәгеннән еракта урнашкан районнарны
да яңартып була, дип билгеләде.
Авангард урамында 8137 кв. метр мәйданлы скверны
төзекләндерү бу язда башланды. Җирле халык белән якынча фикер алышу үткәрелде -
шәһәр халкы архитекторларның планнарын бәяләде, үз идеяләре һәм теләкләре белән
уртаклашты, аларның күбесе төзекләндерү проектында чагылыш тапты.
«Ишегаллар һәм иҗтимагый киңлекләр - парклар, скверлар
программасының туры мәгънәсендә шәһәр читенә, шул исәптән «Теплоконтроль»
сәнәгать районына да барып җитүе сөендерә, - дип билгеләп үтте Казан Мэры. -
Җирле халыктан әлеге темага күптәннән мөрәҗәгать һәм үтенечләр килде. Безгә
һәрвакыт әйтә килделәр: үзәктә эшлисез, ә шәһәр читендәге территорияләр шул
килеш калырга тиешме? Һәм хәзер без, ниһаять, шәһәр читенә барып җиттек,
яңарышлар башланды. Бүген биредә шактый зур сквер булдырыла, аның тирәсендә
торак йортлар да күп. Күпләр тиздән биредә яңа уңайлы сквер булачагына ышанмый
да».
Яңа сквер барлыкка киләчәк территория бер-берсеннән
ерак түгел урнашкан берничә социаль объектка маршрутларны берләштерә: ул
114-нче һәм 48-нче мәктәпләр арасында урнашкан, якында гына 363-нче балалар
бакчасы, поликлиника, «Олимп» балалар иҗат үзәге төзелгән. Булачак сквер
проекты күп санлы җәяүлеләр агымын уңайлы берләштерүне һәм зурайтуны күздә
тота, дип аңлатты баш архитектор урынбасары - шәһәр Мэриясе каршындагы иҗади
төркем җитәкчесе Дарья Толовенкова. «Әлеге микрорайонның төп транзит юллары
чатында, иң ачык мәйданчыкта безнең күп очрашулар, халык арасында очрашулар,
бәйрәмнәр уздыру зонасы барлыкка киләчәк», - дип билгеләде ул.
Эшләр башланганчы булачак сквер территориясендә
стихияле парковкалы хуҗасыз киңлек булган, аның үзәгендә каты көнкүреш
калдыклары өчен зур мәйданчык урнашкан. Биредә рельефны тигезләү, иске челтәрле
коммуникацияләрне сүтү буенча зур әзерлек эшләре башкарылган, эшчеләр авария
хәлендәге барлык агачларны җыеп алган. Алар урынында, Д.Толовенкова сүзләренчә,
90 яңа эре агач утырту планлаштырыла.
Каты көнкүреш калдыкларының элеккеге
мәйданчыгында сәхнә, кече архитектура формалары, таганнар, эскәмияләр һәм
яктырту баганалары булган зур мәйдан барлыкка киләчәк. Кышын әлеге сәхнә чыршы
подиумы өчен каралган, анда яктырту, музыканы тоташтыру өчен кирәкле барлык
коммуникацияләр да бар.
Сквер уку йортлары - мәктәпләр һәм балалар бакчалары
янында булганга, күләгәле зонада төрле яшь төркемнәре өчен берничә балалар
мәйданчыгы оештырылачак. Шулай ук биредә Горки-Әмәт урманы үрнәгендә кечерәк
памп-трек барлыкка киләчәк. Ә «Олимп» яшүсмерләр клубына якынрак тренажер
мәйданчыгы һәм футбол-волейбол зонасы төзү планлаштырыла.
«Без әлеге скверны җирле халык өчен квартал эчендәге
уңайлы ял урыны итәргә теләдек. Бу микрорайондагы ишегаллары бик кечкенә,
төзелеш иске. Шуңа күрә без монда барлык күршеләрнең очрашулары өчен бер зур
сквер булачак, дип хәл иттек», - дип сөйләде Мэрга Д.Толовенкова.
Төзекләндерүне җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла,
бүгенгә эшләр 20-25%-ка үтәлгән.
Шәһәр башлыгы шулай ук җирле халык белән аралашты,
алар микрорайонда торак фондына капиталь төзекләндерү һәм ишегалды
территорияләрен яңарту актив алып барыла, дип билгеләп үттеләр.
«Безнең район бик нык үзгәрде, барлык
ишегалларын асфальтладылар, йортларны төзекләндерделәр, балалар өчен спорт кыры
ясадылар. Моның өчен яшәүчеләрнең барысы да рәхмәтле», - дип мөрәҗәгать итте
Мэрга биредә яшәүче Галина Строкина.
«Моннан күп еллар элек студент булып килгәнемне яхшы
хәтерлим. Ул вакытта монда берни дә юк иде, бер лампалы сәнәгать районы гына, -
дип җавап бирде И.Метшин. - Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ул Казанга
зур игътибар бирә. Республика программалары ярдәмендә шәһәрдә тормыш дәрәҗәсе
үзгәрә. Биредә 50-60 ел яшәгән кешеләр мондый масштаблы эшләрне беренче тапкыр
күрәләр: йортларга, якын-тирә территорияләргә капиталь төзекләндерү ясала».
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда алты иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр
«Черек күл» паркында, Авангард урамындагы скверда, Юдинодагы тимер юлчылар
мәдәният йорты территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Сәидгалиев исемендәге
мәдәният йорты янында, Юныс мәйданында, Түбән Кабан күле яр буенда алып барыла.
Узган ел Казанның сигез иҗтимагый киңлеген төзекләндерү өчен 1,5 млрд сумга якын акча юлланган.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев
та катнашты.