Ә 2021 елда спорт мәктәбе территориясендә 250 кеше
сыйдырышлы тамаша залы һәм өч тата сыйдырышлы дзюдо үзәге төзү планлаштырыла.
Бер үк вакытта анда 60 кеше шөгыльләнә алачак, дип хәбәр итте Р.Шурыгина.
Проект эшләре инде алып барыла.
Спорт мәктәбенең тарихы 1959 елда - В.В.Куйбышев
исемендәге химия заводының физик культура коллективы оешканда башлана. «Тасма»
җитештерү берләшмәсе каршында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе төзелгән.
Бүгенге көндә биредә дзюдо, җиңел атлетика, футбол, җәядән ату бүлекләре эшләп
килә. 2002 елда Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт
мәктәбе статусын җиңел атлетика бүлеге алды, 2018 елда - җәядән ату. Әлеге
статусны шулай ук дзюдо бүлегенә дә бирү планлаштырыла.
«Тасма» спорт мәктәбендә барлыгы 1014 кеше шөгыльләнә,
алар белән 32 тренер эшли. Эшчәнлеге дәвамында бер РФ һәм ТР атказанган спорт
мастеры, 4 халыкара класслы спорт мастеры, 62 СССР һәм Россия спорт мастеры, 80
спорт мастерына кандидат әзерләнгән.
Илсур Метшин танылган спортчылар белән аралашты. Алар
арасында Паралимпия уеннарында җиңү яулаган җиңел атлетика буенча Россия
беренчелеге җиңүчесе Полина Платонова, җәядән ату буенча Россия беренчелеге
җиңүчесе, шулай ук РФ җыелма командасы әгъзасы Никита Вахромеев, җәядән ату
буенча Европа беренчелеге җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры Дарья
Орешникова бар. Казан Мэры спорт мәктәбенең тренерлар составы тәҗрибәсен
билгеләп үтте. «Сез күп чемпионнар әзерләгән спорт җәмгыятенең җитлеккән,
тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы спорт
мәктәбе директорына. - Сез безнең өчен - алтын фонд».
«Безнең өчен, һичшиксез,
балаларның бөтенроссия ярышларында һәм илебездән читтә җиңүе мөһим. Әмма безнең
төп бурычыбыз - сәламәт буын тәрбияләү. Балалар күбрәк спорт, физкультура белән
шөгыльләнсен, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары булсын һәм әлеге күнекмәләрен олы тормышта да дәвам итсеннәр
өчен тырышлык куярга кирәк. Универсиадага кадәр спорт белән системалы рәвештә
18% казанлы шөгыльләнгән. Бүген без 50% күрсәткечкә якынаеп киләбез.
Пандемиядән соң спорт белән шөгыльләнүчеләр саны тагын да артыр дип уйлыйм», -
дип йомгаклады шәһәр башлыгы.