(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин башкала
эшмәкәрләренә федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән ярдәм чаралары
турында үз вакытында хәбәр итәргә кушты.
Мондый чаралар арасында салым түләүләрен һәм аренда түләүләрен кичектерү,
заемнарны реструктуризацияләү, түбән ставкалар буенча кредитлар, хезмәт хакын
түләүгә компенсация һәм башкалар бар. «Кабул ителгән карарларны дөрес сарыф
итү, документларны вакытында тапшыру, рәсмиләштерү - барысына да ярдәм итәргә
кирәк», - диде шәһәр башлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб
утырышында.
Система төзүче предприятиеләр
еллык 5% ставка буенча 3 млрд сумга кадәр кредитлар алачак
Ярдәмнең гомумпрограмма чаралары барлык милек
рәвешләрендәге оешмаларга кагыла, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров. Мәсәлән, салым декларацияләрен тапшыру сроклары 3
айга күчерелде, иминият кертемнәре һәм НДС буенча декларацияләрне тапшыру срогы
15-нче майга кадәр озайтылды. 31-нче майга кадәр административ йөкләнешне
киметү өчен күчмә салым тикшерүләре туктатылды.
Система барлыкка китерүчеләр исемлегенә кертелгән
предприятиеләр өчен аерым чаралар каралган. Шулай итеп, 6 ай дәвамында
банкротлык турында эш кузгатылмаячак. Предприятиеләр җитештерүгә, эшкә һәм
хезмәтләргә чыгымнарны каплау өчен субсидияләр, шулай ук кредитларны һәм
облигация заемнарын реструктуризацияләү өчен кирәкле дәүләт гарантияләрен ала
алачак, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шулай ук салым түләү, салым буенча аванс түләүләре
буенча кичектерү гамәлдә, дип өстәде ул. Система төзүче предприятиеләргә
әйләнеш чараларын еллык ставка белән 12 айга кадәр булган срокка 3 млрд сумга
кадәр күләмдә тулыландыруга арзанлы кредитлар алырга мөмкин.
И.Шакиров сүзләренә караганда, Казанда федераль
дәрәҗәдә система төзүче 14 предприятие исәпләнә, 158 предприятие республика
исемлегенә кергән.
Кече һәм урта эшмәкәрлек
предприятиеләре салымнар һәм мәҗбүри түләүләр буенча кичектерү алды
И.Шакиров шулай ук коронавирус пандемиясе аркасында
аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче компанияләргә күрсәтелә торган ярдәм
чаралары турында сөйләде. Барыннан да элек, бу кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, 2020 ел
башына Казанда кече һәм урта эшмкәрлекнең 80 мең субъекты исәпләнгән, шуларның
44 меңе - кече һәм микропредприятиеләр, 219-ы - урта предприятиеләр һәм 37 мең
шәхси эшмәкәр. Ярдәм чараларын булдыру өчен Россия Хөкүмәте үз эченә 11
категорияне алган аеруча зыян күргән тармакларның исемлеген билгеләгән. Казанда
әлеге тармакларда 21 мең 252 субъект эшли, шуларның 5 мең 970-е - кече предприятиеләр
һәм 13 мең 849-ы - шәхси эшмәкәрләр.
«Шулай ук ярты елга салым һәм мәҗбүри түләүләрне түләү
срогын күчерү әлеге категория предприятиеләр өчен беренче чираттагы ярдәм
чарасы булды, - диде И.Шакиров. - Бу
чара хезмәт хакы түләүгә бизнес ресурсларын максималь азат итү өчен федераль
дәрәҗәдә кабул ителде. Башлангыч бәяләүләр буенча, Казан буенча махсус режим
буенча кичектерү бирелгән салымнар суммасы 300 млн сумнан артып китә». Иминият
кертемнәре буенча ставкалар өстәмә рәвештә киметелде - 30%-тан 15%-ка кадәр,
дип өстәде ул.
Кредит оешмалары 30%-тан артыкка керемнәр кимү
белән очрашкан оешмалар һәм
гражданнарның кредитлары буенча түләүләрен күчерә. Республика банкларына
реструктуризациягә 21 млрд сумга якын запрос белән 2967 кече һәм урта
эшмәкәрлек субъекты мөрәҗәгать иткән. Алардан 24 млрд сумга 2 мең кредит
реструктуризацияләнгән инде, дип хәбәр итте спикер.
Эшмәкәрләргә штат санының 90%-ын
саклап калган очракта хезмәт хакын түләүгә грантлар бирәчәкләр
Сәүдә үзәкләрендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен
федераль дәрәҗәдә аренда түләүләрен кичектерүне тәкъдим ителде. Казанда
кичектерүне «Мега», «Кольцо», «Парк Хаус» һәм башка сәүдә үзәкләре оештырган
инде. 20 иң эре сәүдә үзәгендә 4 мең 93 арендатор эшли, алар тарафыннан 14 мең
эш урыны булдырылган. Әлеге сәүдә үзәкләрен 2019 елда Татарстанның
консолидацияләнгән бюджетына 1,3 млрд сум салым керемнәре мобилизацияләгән,
аларның шактый өлешен милеккә салым тәшкил итә, дип хәбәр итте И.Шакиров. Хәзер
агымдагы елның икенче кварталында әлеге салымны күчерү турында ТР Министрлар
Кабинеты карары проекты әзерләнгән.
«6 айга 0% күләмендә субсидияләнгән кредитлар федераль
программасы кебек хезмәт хакын түләүнең өстәмә мөмкинлекләре булдырды, - дип
билгеләп үтте спикер. - Башта ул зыян күргән тармакларның кече һәм
микропредприятиеләре өчен эшләнгән иде, әмма хәзер киңәйтелгән һәм барлык
предприятиеләр дә куллана ала». Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә
караганда, республика банклары 2,8 млрд сумлык 1282 гариза кабул иткән, 684
оешма 1,5 млрд сумлык кредит алган инде.
Һәр хезмәткәргә 12 мең 130 сум исәбеннән 2 айга хезмәт
хакы түләүгә грантлар булдыру - эшмәкәрлеккә турыдан-туры ярдәм итү.
Предприятиенең штат санының март белән чагыштырганда 90%-ын саклап калу төп
шарт булып тора, дип ассызыклады И.Шакиров. «Бу түләүсез бирелә торган ярдәм.
Без аннан тулы күләмдә файдаланырга чакырабыз, - диде ул. - Казанда билгеләнгән
критерийлар буенча әлеге программага 19 мең 819 предприятие һәм 6 мең шәхси
эшмәкәр эләгә. Хәзер безнең төп бурыч - эшмәкәрләргә мондый мөмкинлек турында
тулы мәгълүмат җиткерүне тәэмин итү».
«Федераль Хөкүмәт тарафыннан кече һәм урта
эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең мөһим чаралары эшләнде, - дип билгеләде Казан Мэры
Илсур Метшин. - Шуңа да карамастан, вак-төякләрдә дә ялгыша алабыз. Дөрес аңлату,
документларны вакытында тапшыру, рәсмиләштерү - боларның барысы өчен дә җаваплы
без, әлеге эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. Коллегаларыбыз белән бергә
республика Хөкүмәтеннән Казан эшмәкәрләренә булышуыгызны һәм аларга федераль һәм республика хөкүмәте
тарафыннан бирелә торган субсидияләр һәм ярдәм чаралары турында вакытында хәбәр
итүегезне сорыйм».
Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары шулай ук муниципаль дәрәҗәдә
эшләнгән.