(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казанның кече һәм урта эшмәкәрлек
вәкилләре федераль ярдәм чараларыннан тыш муниципалитет ярдәмен дә алачак.
Аерым алганда, рестораторлар үз биналары янында җәйге верандалар һәм кафеларны
бушлай урнаштыра алачак - бу аларга 2,5 млн сум акчаны янга калдырырга ярдәм
итәчәк. Шулай ук муниципаль паркингларның эш режимы яңадан каралды һәм
төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар вакытлыча туктатылды.
«Без документацияне рәсмиләштерүгә кагылышлы төрле
регламентларны гадиләштердек, эшкуарлык эшчәнлеген үстерүне стимуллаштырдык.
Аерым игътибар туризм өлкәсен үстерүгә бирелде, ул кече, урта предприятиеләрнең
күп санын үстерү өчен уңдырышлы җирлек булды, - диде Казан Мэры Илсур Метшин
коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында. - Без кече һәм урта
эшмәкәрлекнең шәһәр бюджеты исәбенә керткән өлеше 38% тәшкил итүенә ирештек.
Шуңа күрә, үзизоляция режимы кертелү белән, безнең беренче гамәлләр
эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларын эшләүгә юнәлдерелде».
Кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары кредитларны реструктуризацияләү вакытында субсидия алуны дәвам
итәчәк
Беренче тапкыр җәйге верандаларны һәм җәмәгать
туклануы биналарын түләүсез нигездә урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда, тиешле
карар кабул ителгән инде. «Рестораторлар быел үз йортлары янында 103 бушлай
кафе урнаштыра алачак, бу аларга 2,5 млн сумнан артык акчаны янга калдырырга
мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Шул ук вакытта без яңа объектларны сезонлы
сәүдә объектларын урнаштыру схемасына кертүгә гаризалар алуны дәвам итәбез».
Гамәлдәге кайбер шәһәр программаларына үзгәрешләр
кертелде, шәһәр бюджеты яңадан каралды. Аерым алганда, шәһәр башлыгы кушуы
буенча, шәһәрнең ташламалы кредитлау программасы кысаларында финанс ярдәмен
алучы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үзләренең гамәлдәге кредитларын
реструктуризацияләү вакытында субсидия алуны дәвам итәчәк. Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, элек мондый мөмкинлек булмаган. «Шәһәр
программасының банк-операторлары мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә шундый 13
гариза кабул ителгән. Барысы буенча да уңай карар кабул ителде», - диде
И.Шакиров.
Шулай ук Казан рестораторлары үтенече буенча
муниципаль паркингларның эш режимы яңадан каралды: хәзер алар шимбә һәм якшәмбе
көннәрендә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән бушлай эшләячәк. Моңа кадәр шимбә
көннәрендә парковкалар эш көне режимы буенча эшләделәр, түләү 21.00 сәгатькә
кадәр алынды. И.Шакиров сүзләренә караганда, әлеге чара 18-нче октябрьгә кадәр
гамәлдә булачак.
Штрафларга мораторий, аренда
түләүләрен кичектерү һәм реклама бизнесына ярдәм итү
Эшмәкәрлек өчен ярдәм итүнең тагын бер чарасы -
агымдагы ел ахырына кадәр эшмәкәрләрнең штрафларына, гражданнар сәламәтлеге
өчен куркыныч булмаган төзекләндерү кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта,
мораторий булдыру. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, пандемия
башыннан кагыйдә бозулар буенча 643 кисәтү чыгарылган, алар буенча моңа кадәр
штраф рәвешендә җаваплылык каралган.
Реклама тармагы вәкилләре реклама конструкцияләрен
урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә барлык шартнамәләр буенча шәһәр бюджетына
түләүләр кичектерүен алды. Түләү вакыты 1 ел тәшкил итә. «Бу инде реклама
бизнесы вәкилләренә 2020 елның икенче кварталына түләү буенча 78 млн сум акчаны
янга калдырырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте И.Шакиров.
Моннан тыш, Башкарма комитет муниципаль милек өчен
аренда түләүләрен кичектерү турында карар кабул итте. Хәзер аеруча зыян күргән
тармакларда эшли торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары апрель һәм май өчен
- аренда түләвеннән азат ителүгә, ә калганнары шул ук вакыт өчен аренда
түләүләрен кичектерүгә дәгъва итә ала, дип аңлатты спикер. Бүгенге көндә шундый
ярдәм алуга 70 мөрәҗәгать кабул ителгән инде. Карар 21-нче майда үз көченә
керәчәк, шуннан соң барлык эшмәкәрләргә хәбәр җибәрәчәкләр, өстәмә килешү
төзеләчәк. Башлангыч бәяләүләр буенча, моңа якынча 140 млн сум тоту
планлаштырыла.
«Әлеге чаралар һәм федераль хөкүмәт тарафыннан
эшләнгән программалар эшмәкәрлек вәкилләре өчен коткару чарасы булыр дип өметләнәбез»,
- диде Мэр.