(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алена Мирошниченко). Казанда парклар һәм скверлар
ялгыз йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ачык. Үзизоляция режимын йомшартуга карамастан, санитар-эпидемиологик чараларны куллануны дәвам итәргә кирәк, дип
билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Мешин коронавирус инфекциясе таралуга
каршы тору буенча штаб утырышында. «Җәмәгать киңлекләрендә: паркларда,
скверларда, ишегалларында үз-үзеңне тоту гадәтләренә үзгәрешләр кертергә
кирәк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Паркларга килүчеләр
социаль дистанцияне үтәргә тиеш
31-нче марттан Казанның иҗтимагый киңлекләре уңайсыз
санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында ябылды. Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе М.Закиров сүзләренә караганда, 1,5 ай дәвамында паркларда
һәм скверларда төзекләндерү, вак-төяк ремонт һәм санитар җыештыру эшләре дәвам
иткән, Кабан күле яр
буенда, Сәетгалиев
исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта һәм Җиңү паркында төзелеш эшләре алып барылган.
«Әлеге чор безгә киләсе җәйге сезонга паркларны әзерләргә ярдәм итте», - дип сөйләде
ул.
12-нче майдан республикада парк һәм скверлар ачык. Әмма шәһәр халкы шәхси саклану
чараларын үтәргә тиеш - битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә, шулай ук социаль
дистанцияне 1,5-2 метрга сакларга кирәк. «Бүген паркларда ялгыз йөрергә һәм
күнегүләр ясарга рөхсәт ителә», - дип билгеләп үтте М.Закиров, казанлыларга
балалар һәм спорт мәйданчыкларына йөрергә киңәш ителмәвен дә җиткерде.
«Шәһәрлеләрдән саклану чараларына игътибар итүләрен сорыйм», - диде Парклар һәм
скверлар дирекциясе җитәкчесе.
Казанның 21 паркы һәм скверы территориясендә 16 сәүдә
объекты ачылды, алар ризыкны үзең белән алып китү шарты белән генә эшли.
Биналарның барлык хезмәткәрләре маскалар, перчаткалар һәм санитайзерлар белән
тәэмин ителгән, биналар даими рәвештә җилләтелә, ә барлык өслекләр
антисептиклар белән эшкәртелә, дип сөйләде М.Закиров.
«Билгеле булганча, җаваплылыктан башка ирек була
алмый. Әгәр спорт белән шөгыльләнү теләге бар икән, йөрергә чыгарга теләсәгез,
зинһар, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин
шәһәр халкына. Моннан тыш, ул районнар администрацияләре башлыкларына
Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә сәүдә предприятиеләре өчен барлык күрсәтмәләрне
үтәүне контрольдә тотуны оештыруны йөкләде. «Башта стандартны, бүгенге көндә
пандемия таләп иткән чакыруларга туры килерлек кырыс таләпләр куегыз», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Парклардагы чаралар
көзгә яки киләсе елга күчереләчәк
Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә массакүләм чаралар
санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшыруга һәм Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинетының һәм Роспотребнадзорның яңа киңәшләренә кадәр гамәлдән чыгарылды.
«Парклар һәм скверлар дирекциясе зур җәйге программа үткәрергә планлаштыра.
Әлбәттә, күп кенә чараларны яңа куркынычсызлык кагыйдәләре нигезендә оештырырга
туры киләчәк. Кайберләрен без көзгә яки киләсе елга күчерергә мәҗбүр
булачакбыз», - дип сөйләде М.Закиров. Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест»
фестивален көз башында уздыру планлаштырыла, Горький исемендәге паркта туңдырма
фестивале - әлегә июльгә, ә үзмәшгульләр ярминкәләре августка планлаштырылган.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе
ассызыклаганча, «Яшел фитнес» яки «Балалар барахолкасы» кебек күп кенә чараларны
оештыручылар яңа шартларга яраклашырга һәм, мәсәлән, алдан теркәлү чарасы
кертергә әзер. Әмма хәзерге вакытта бөтен программа «көтү режимында» тора, диде
М.Закиров.