(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казанда яңа коронавирус
инфекциясеннән 845 кеше дәвалана, аларның 504-е стационарда ята, 341 кешегә
ярдәм амбулатор шартларда күрсәтелә. Бүгенге көннән алып коронавируслы
пациентларны дәвалау өчен берничә медицина учреждениесенең куәтләре арттырыла.
Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары -
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе
башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Бүген коронавируслы пациентларга һәм авыруга шикле
булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанда провизор госпитальләр
моделе кулланыла. «Алар бер тәүлек эчендә кирәкле диагностик чаралар үткәрергә
һәм пациентларны алга таба хастаханәгә озатырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде
В.Жаворонков. Казанда 3 медицина учреждениесе - Республика клиник йогышлы
авырулар хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе һәм 1-нче балалар
хастаханәсе провизор госпитальләр ролен үти.
Хәзерге вакытта коронавируска шикләнелгән авыруларны
дәвалау Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар
хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, 1-нче балалар
хастаханәсендә, 2-нче клиник хастаханәдә, сугыш ветераннары госпиталендә һәм
Биектау район үзәк хастаханәсендә уздырыла. Бүгенге көннән башлап, COVID-19
тестының уңай нәтиҗәсе булган пациентларны дәвалау өчен, кайбер медицина
учреждениеләренең куәтләре арттырыла, дип билгеләп үтте Сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы.
Авыруның төрле этапларында пациентларны хәлнең
катлаулыгыныннан чыгып төрле медицина учреждениеләренә билгелиләр, дип сөйләде
В.Жаворонков. «Стационарларның бер өлеше югары технологияле үзәкләрдән
пациентларны (дәвалау этабында булган пациентларның хәле өчен курку булмаган
килеш) дәвалауга кабул итәчәк, - дип аңлатты спикер. - Шул рәвешле, югары
технологияле үзәкләрдә авыруның катлаулылыгы белән бәйле рәвештә
дәваланучыларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. Без пациентларның бер
стационардан икенчесенә күчерелүенә аңлап якын килүләрен сорыйбыз».
Россия һәм Татарстан буенча тулаем алганда яңа
ачыкланган авырулар артуы теркәлми, дип өстәде В.Жаворонков. «Роспотребнадзор
статистикасы буенча, без көн саен тотрыклы сандагы авыруларны теркәп барабыз,
экспоненциаль үсеш күзәтелми, - диде ул. - Без калкулыкка мендек, һәм якын
арада авыруларны киметү мөмкин булыр дип өметләнәбез». Шулай итеп, соңгы тәүлек эчендә республикада СОVID-19ның яңа 80
очрагы теркәлгән, шуларның 61-е - Казанда. Татарстан абсолют саннарда
авыручылар саны буенча Россиядә 13-нче урында һәм 100 мең кешегә авыручылар
саны буенча 62-нче урында тора.
Казан Мэры Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, Татарстанда
һәм аның башкаласында үзизоляция режимы шартлары йомшартылды, аерым алганда,
парклар һәм скверлар йөрү өчен ачылды. Шәһәр башлыгы шәһәр кешеләрен
санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм җәмәгать урыннарында индивидуаль
саклау чараларын кулланырга чакырды.