(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алинә Бережная). Казанда полиция хезмәткәрләре
коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләү чараларын үтәү
предметына рейдлар уздыруны дәвам итә. 12-нче майдан шәһәрнең хокук саклау
органнары җәмәгать урыннарында битлексез һәм перчаткасыз йөрүчеләргә 2 меңгә
якын беркетмә төзегән. Бу хакта бүген Башкарма комитетта Казан Мэры уздырган
коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Россия Эчке
эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы
Валерий Саматошенков хәбәр итте.
Казанда полициянең һәр бүлегендә мобиль төркемнәр
булдырылды, алар гражданнарны шәһәр урамнарында, паркларда, скверларда, җәмәгать
транспортында һәм таксида, ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә
индивидуаль саклау чаралары куллануга тикшерәләр. Рейдлар көндез дә, төнлә дә
үткәрелә, дип сөйләде Валерий Саматошенков. «Хокук бозучылар белән профилактик
әңгәмәләр үткәрелә, шулай ук административ йогынты чаралары да кулланыла», -
диде ул.
Узган атнада гына да полиция хезмәткәрләре 2 меңгә
якын беркетмә төзегән. Аларның 420-се - сатучыларга һәм сәүдә объектларына
килүчеләргә карата һәм 240-ы - җәмәгать транспортында һәм таксида индивидуаль
саклау чараларыннан башка йөргән пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә карата.
Моннан тыш, Казанда хезмәт күрсәтү һәм ваклап сату өлкәсе объектларында
санитар-эпидемиология нормаларын үтәмәгән өчен 45-тән артык вазыйфаи һәм юридик
зат, шәхси эшмәкәрләр җаваплылыкка тартылган.
Валерий Саматошенков сөйләгәнчә, кайбер вазыйфаи
затларны кабат административ җаваплылыкка тарталар. Шул рәвешле, җәмәгать
туклануы предприятиесе җитәкчесенә 500 мең сум
һәм сауна хуҗасына 250 мең сум штраф салынган. «Үзизоляция режимын
йомшарту аны тулысынча бетерү дигән сүз түгел. Санитар-эпидемиологик режимны
алга таба да үтәү мөһим. Полиция хезмәткәрләре моны күзәтүне дәвам итәчәк», -
дип ассызыклады ул.
Илсур Метшин ТР башкаласында яшәүчеләрне билгеләнгән
кагыйдәләрне үтәргә чакырды - җәмәгать урыннарында битлекләр һәм перчаткалар
кияргә, социаль дистанцияне сакларга кирәк. «Кызганычка, кайберәүләр үзизоляция
режимын йомшартуны элеккеге тормышка кайту сигналы буларак кабул итте, тик,
аналитиклар әйтмешли, ул инде беркайчан да булмаячак. Хәзер эшләргә һәм
тормышны яңа форматта төзергә кирәк. Без моны никадәр тизрәк эшләсәк, нәтиҗәсе
шулкадәр яхшырак булачак», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы предприятие
җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең имин эшләре өчен шартлар тудырырга һәм санитар-эпидемиологик
кагыйдәләрне бозмаска кирәклеген билгеләп үтте.