(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Ксения Швецова). Быел Казан территориясендә ике миллионлап чәчәк үсентесе утырту планлаштырыла, алар шәһәрнең барлык төп урамнарын һәм иҗтимагый киңлекләрен бизиячәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе теплицаларын карады, анда шәһәрне матур итеп бизәү өчен төрле сорттагы чәчәкләр үстерелә. Мэр предприятиеләр милекчеләрен һәм битараф булмаган шәһәр кешеләрен шәһәрнең бизәлешенә кушылырга һәм ишегалларында һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә чәчәкләр утыртырга чакырды.
«Казанның чәчәкләр белән бизәлеше күптәннән безнең визит карточкабыз булып тора, моңа казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары күнеккән, - диде И.Метшин. - Бу ел, барлык кыенлыкларга карамастан, искәрмә булмаячак. Килеп туган вәзгыять аркасында без узган елдагы күләмдә чәчәкләр утырта алмыйбыз, әмма без акчаны экономияләү һәм җәй көне яшәүчеләрнең һәм шәһәр кунакларының яхшы кәефен булдыру теләге арасында акыллы баланс таптык». Исегезгә төшерәбез, узган елны утыртылган чәчәкләр саны җиде миллионнан артты.
Яңа сезонга үсентеләрне «Горводзеленхоз» чәчәк түтәлләрендә гыйнвардан ук чәчә башладык, дип сөйләде 3-нче номерлы цех башлыгы Роза Андукова. «Үсентеләр үсеп киткәннән соң, аларны махсус кассеталарга күчерәләр - һәр чәчәк аерым, - дип аңлатты ул. - Аннары, тулы канлы үсенте үсеп җиткәч, аны берничә көн эчендә ачык теплицаларга чыгаралар, анда чәчәкләр берничә көн дәвамында җилләнә. Шуннан соң үсентеләр артыннан көндәлек тәрбия дәвам итә, чәчәкләрне 20-ләп кеше карый».
Чәчәкле клумбалардан тыш шәһәрне 14 күләмле фигура бизиячәк. Теплицаларда бүгенге көнгә барлыгы 25 сорт үсемлек үстерелә, алар арасында мактаулы урынны ачык төсле һәм талымсыз ампель петунияләре алып тора. Алар шул исәптән вертикаль яшелләндерү максатыннан дә үстерелә - яктырту терәкләрендә урнаштырылган кашполарга күчереп утырту өчен. «Без заманча сертификацияләнгән рассадалардан кулланабыз, аларга ихтыяҗ зур. Алар ачык төсле, матур, озак чәчәк ата, - дип сөйләде «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе директоры Роза Җаббарова. - үсентеләрне үстергәндә югары сыйфатлы стерилизацияләнгән торф кулланыла, анда чүп үләннәре юк».
Хәзер үсентеләр шәһәрдә утыртылуга әзер инде, әмма һава торышы үзгәреп, урамда суытачагыннан курку аркасында утырту эшләре 20-25-нче майга планлаштырыла.
Шәһәр Мэры предприятиеләр милекчеләрен һәм битараф булмаган шәһәр кешеләрен шәһәрне чәчәк композицияләре белән бизәүгә кушылырга чакырды. «Без төп урамнар, мәйданнар, парклар һәм скверларның чәчәкләр белән бизәлүен кайгыртырбыз, - диде Мэр. - Чәчәкләр һәрвакыт яхшы кәеф тудыра. Быел да без бергәләп көч куярбыз һәм әйләнә-тирәбездә чәчәк атучы матур шәһәр булсын өчен барысын да эшләрбез, дип ышанам».
Карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел чәчәк бизәлешен әзерләү белән бергә масштаблы яшел реконструкция уздырыла. Май уртасына шәһәрдә шәһәрнең 70 төп урамында 8 меңнән артык агач утыртылачак - хәзер эшләр 85%-ка башкарылган. Көз көне тагын 300-ләп декоратив алмагач утыртачаклар.