(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, быел БДИны бөтен ил өчен бердәм җәдвәл буенча көндезге формада үткәрү планлаштырыла. Имтиханнар үткәрү тәртибе үзгәрмәячәк, ә аларны оештырганда барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Әмма дәүләт имтиханнарының даталары эпидемиологик вәзгыятькә карап үзгәртелергә мөмкин.
«Имтихан пунктларында төп таләпләрдән тыш дезинфекция һәм социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә кирәк булачак», - диде И.Ризванов. Исегезгә төшерәбез, планнар буенча беренче бердәм дәүләт имтиханы 8-нче июньдә узачак - бу көнне укучылар география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре кебек фәннәрне тапшырачак. «Безнең планнар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле һәм кирәк була калса, дәүләт имтиханнары даталары үзгәрергә мөмкин», - дип ассызыклады И.Ризванов.
БДИ оештыру буенча барлык мәсьәләләр якын арада Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан төгәлләштереләчәк. Казан Мэры Илсур Метшин укучыларга һәм аларның әти-әниләренә бөтен мөһим мәгълүматны вакытында җиткерергә кушты.
9-нчы сыйныфка килгәндә, төп дәүләт имтиханын, сайлау буенча өстәмә паредметларны кертмичә, бары тик ике мәҗбүри предмет - рус теле һәм математика буенча гына уздырырга карар кылынды, дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы.
«Республика территориясендә төп дәүләт имтиханын июнь аенда уздыру планлаштырыла, - диде И.Ризванов. - Имтиханнар үткәрү пунктларында кешеләр санын киметү өчен бер предметтан ике көн дәвамында имтихан уздыру планлаштырыла. Шул рәвешле аудиторияләрдә катнашучылар саны 9 кешедән артмаячак».
Рус телен укучылар 9-нчы һәм 10-нчы июньдә, математиканы 16-нчы һәм 17-нче июньдә тапшырачак, дип планлаштырыла, әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә бу даталар үзгәрергә мөмкин, дип өстәде спикер.
4-нче һәм 8-нче сыйныфлар өчен апрельгә һәм майга планлаштырылган бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде, дип искәртте И.Ризванов. Белгечләр фикеренчә, мондый тикшерү уку елы башында укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтергә һәм мөмкин булган җитешсезлекләрне ачыкларга тиеш. Тикшерү эшләрен башкарганнан соң, мәктәп һәм укытучылар тиешле тәкъдимнәр алачаклар һәм тиешле методик эш төзеләчәк.
Арадаш аттестациянең формасын һәм вакытын һәм йомгаклау билгесен кую тәртибен мәктәпләр мөстәкыйль билгелиләр. Бүгенге көндә килеп туган вәзгыять аркасында мәктәпләргә 9-нчы сыйныф укучыларына йомгаклау билгеләрен еллык билгеләр нигезендә куярга тәкъдим ителде.
1-8-нче сыйныф укучылары уку елын 23-нче майда, 9, 10 һәм 11-нче сыйныф укучылары 30-нчы майда тәмамлыйлар.
«Укучыларның әти-әниләренә бу җаваплы чорда сабырлык телибез. Шулай килеп чыкты, хәзерге чыгарылыш шундый катлаулы шартларда уза, - диде Казан Мэры. - Имтиханнар бирү - ул һәрвакыт стресс, ә килеп туган шартлар өстәмә дулкынлану тудыра. Балаларның дөрес кәефе, педагоглар белән бергәләп эшләү укучыларга әлеге сынауларны җиңәргә, имтиханнарны уңышлы тапшырырга һәм үзләре теләгән җиргә керергә ярдәм итәр дип өметләнәбез».
Каникул вакытында уку процессын камилләштерү буенча дистанцион укыту нәтиҗәсендә барлыкка килгән барлык мөмкинлекләрне дә эшләргә кирәк, дип өстәде Мэр. «Яңа уку елында без биш көнлек режимда уку мәсьәләсенә кайтырга тиеш. Дәүләт йомгаклау аттестациясеннән соң педагогларның уку процессын бишкөнлек кысаларында модельләштерүгә керешүләре һәм аны 1-нче сентябрьдән башлап җибәрүләре кирәк», - диде И.Метшин.