(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алена Мирошниченко). Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә 16 мең 140 кеше теркәлгән, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышында Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бер ай эчендә күрсәткеч дүрт тапкырга арткан, һәм бу борчу тудыра. «Барысы да моның башы гына булуы турында сөйли. Коронавируска бәйле кризисны туктаткач, без икътисади кризис нәтиҗәләре белән көрәшәчәкбез», - диде шәһәр башлыгы.
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 2,51%-ын тәшкил итте
Гөлнара Филиппова хәбәр иткәнчә, эшсезләр үсеше декада эчендә 1776 кеше тәшкил иткән. Аларның иң күп саны Совет (4012 кеше), Яңа Савин (3302 кеше) һәм Идел буе (3296 кеше) районнарында теркәлгән. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 2,51%-ын тәшкил итте.
Республикада эшсезләрне теркәү өчен вакытлы кагыйдәләр гамәлдә булуын дәвам итә. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, пандемия чорында эшсез калган гражданнар эшсезләр сыйфатында теркәлүгә гаризаны «Россиядә эш» порталы аша тәүлек буе бирә алалар. Моның өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасындагы исәп язмасы расланган булырга тиеш. Аны КФҮ һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча район идарәләрендә, «Ак Барс Банк» бүлекчәләрендә алырга мөмкин, дип искәртте спикер. «Гаризадан тыш гражданин порталда, мәшгульлек органнары туры килә торган вакансияләрне эзли башласын өчен, үзенең резюмесын беркетә. Гражданинны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособиене исәпләү турыдан-туры яшәү урыны буенча гариза биргәннән соң башкарылачак», - дип аңлатты Г.Филиппова. Аның сүзләренә караганда, 9-нчы апрельдән Казанда яшәүче гражданнардан 17 меңнән артык гариза килгән. Гаризалар гариза бирү көнендә карала.
29-нчы апрельдән шәһәр халкы үз гаризаларын шулай ук РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша да бирә ала.
Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр эшсезлек буенча пособиене минималь күләмдә алачак
Казан халкының мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы искәрткәнчә, 1-нче марттан эштән азат ителгән һәм эшсез дип танылган гражданнарга (хезмәт дисциплинасын бозган яки башка гаепле гамәлләр кылган өчен эштән чыгарылган кешеләрдән тыш), апрель, май һәм июнь айларында 12 мең 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие билгеләнә. 18 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарның эшсезлек буенча пособие күләме апрель, май һәм июнь айларында балалар санына пропорциональ рәвештә арттырылачак. Исәп ата-аналарның берсенә, тәрбиягә алган ата-аналарга яки уллыкка алучыларга балага 3 мең сум схема буенча башкарылачак.
1-нче марттан Казанда 13 меңнән артык кеше эшсез статусын алды. «Аларның бары тик 37%-ы гына әлеге карар нормасына эләгә. Карарның гамәлдә булуы шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә кагылмый, аларның эштән чыгарылганнар категориясенә карамавына басым ясарга кирәк. Хәтта алар эшкуарлык эшчәнлеген япкан очракта да, бу айларда эшсезлек буенча пособие алар өчен минималь күләмдә билгеләнәчәк, балигъ булмаган балаларга өстәмә пособие түләмичә», - дип билгеләде спикер.
Г.Филиппова эшсезлек буенча пособие картага яки мөрәҗәгать итүче счетына күчерелә, дип сөйләде. Алар булмаган очракта, алар почта аша җибәрелә. Ә июльдән пособие элек расланган методика буенча исәпләнәчәк. Моннан тыш, 2020 елның 1-нче июленнән эшсез гражданнарга барлык социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына гына түләнәчәк, дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, эш бирүчеләр Пенсия фондына, тиешле боерык басылып чыкканның икенче көнендә эшкә алу һәм хезмәткәрләрне эштән чыгару турындагы белешмәләрне электрон рәвештә җибәрергә тиеш. «Мәгълүматның вакытында тапшырылуы пособиеләр билгеләү өчен мәшгульлек хезмәте куллана торган мәгълүматларның актуальлеген тәэмин итә», - дип игътибар итте спикер. Мәгълүматларны тутыру тәртибе мәшгульлек хезмәте сайтында урнаштырылган. Шунда ук шәһәр халкы өчен уку вебинарлары үткәрелә. Мәшгульлек үзәкләрендә кайнар линия телефоннары эшли. Гражданнар шулай ук бердәм колл-үзәк аша белгечләргә мөрәҗәгать итә ала: +7(800)250-90-33.
«Без барлык кирәкле процедураларны оештыруга максималь әзер булырга тиеш»
«Бүген федераль һәм республика хөкүмәте халыкка, икътисад субъектларына ярдәм итү чараларын эшләү белән мәшгуль. Муниципалитетларның бюджет мөмкинлекләре чикләнгән. Социаль ярдәм чаралары федераль һәм республика хөкүмәте тарафыннан гына кабул ителә. Без инде аз керемле гаиләләргә һәм авыр хәлдә калган кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәттек, аларга азык-төлек җыелмалары тараттык. Әмма гражданнар, үзмәшгульләр, кече һәм урта бизнес субъектлары ярдәм итүнең вәгъдә ителгән яңа пакетын көтә», - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль блок, торак-коммуналь хуҗалык, икътисад һәм транспорт өлкәсен алып баручы урынбасарларына Россия һәм республика хөкүмәте кабул итә торган барлык үзгәрешләр һәм ярдәм чаралары артыннан игътибар белән күзәтергә кушты. «Без барлык кирәкле процедураларны оештыруга максималь әзер булырга тиеш. Шушы 2 ай эчендә яшәргә өйрәнгән чынбарлык призмасы аша барлык кирәкмәгән килештерүләрне һәм кәгазьләрне анализлагыз, аларны оптимальләштерергә һәм бүгенге көнгә җайлаштырырга тырышыгыз», - дип ассызыклады И.Метшин.