(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова).
Казанда пандемия шартларында эшләүче медицина персоналына ярдәмгә
бизнес-бергәлекнең күпсанлы вәкилләре, хәйрия фондлары һәм битараф булмаган
шәһәр кешеләре кушыла. Шәһәрнең кунакханә комплексларына COVID-19 белән
авыручыларны дәвалаучы табибларны урнаштыралар, рестораннар медицина
хезмәткәрләре өчен туклану тәкъдим итә, ә башка компанияләр табибларны һәм
шәфкать туташларын махсус кием һәм саклау чаралары белән тәэмин итүдә булыша.
Меңләгән битараф булмаган казанлы ярдәм күрсәтә. Казан Мэры Илсур Метшин
битараф калмаганнары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерде.
«Барлык
поликлиникаларыбызның һәм стационарларыбызның медицина персоналы икеләтә
йөкләнеш белән эшли - аларга ярдәм итәргә кирәк»
Илсур Метшин ассызыклаганча, катлаулы вакытта эре
оешмалар гына түгел, зур булмаган компанияләр вәкилләре дә, шулай ук ярдәмчел
шәһәр кешеләре дә ярдәм итә. «Без барысына да рәхмәт белдерәбез. Дуслар авыр
чакта ачыклана торган очрак бу, - диде И.Метшин. - Ярдәм күрсәткән һәркемгә
рәхмәт әйтәбез. Бу «Мәрхәмәтле Казан»ның чын йөзе дә инде. Карантин бетәчәк,
һәм без әлеге зур эшне төгәлләгәч, бергә җыелышып, бу юлны һәм кыенлыкларны
ничек үтүебезне искә төшерәчәкбез».
Коронавируслы пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә дә шәһәр
кунакханәләре тарафыннан мөһим ярдәм күрсәтелә, алар табибларны бушлай нигездә
үзләрендә яшәтәләр. Suleiman Palace кунакханә комплексы беренче булып ярдәм
итәргә теләк белдерде, анда 50 табибны урнаштыру өчен бушлай 25 ике урынлы номер
бүлеп бирделәр,
дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Медицина хезмәткәрләрен түләүсез нигездә урнаштыру өчен номерлар бирергә шулай
ук «Ногай» кунакханә комплексы да әзер. Ә «Олимп» кунакханәсе, 18 табиб өчен
номер фонды бүлеп бирүдән тыш, көн саен Республика йогышлы авырулар
хастаханәсенә медперсонал өчен 120 бушлай төшке аш җибәрә, дип хәбәр итте
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Медицина персоналларын махсус кием, саклау һәм
антисептик чаралар белән тәэмин итүгә «ТАИФ», «Сетевая компания» һәм «Нәфис
косметикс» кебек эре компанияләр ярдәм итә, соңгысы Татарстанның 160
хастаханәсе өчен 240 тонна көнкүреш химиясе бүләк итте.
Илсур Метшин медицина хезмәткәрләренә әлеге вәзгыятьтә
йөкләнеш нык артканлыгын билгеләп үтте һәм табибларга ярдәм иткән өчен
бизнес-бергәлек вәкилләренә рәхмәт белдерде. «Бүген гадәттән тыш хәл һәм махсус
йөкләнеш режимында коронавирустан дәвалый торган табиблар гына эшләми -
сәламәтлек саклауның бөтен системасы, республика һәм шәһәр медицина
учреждениеләре эше үзгәртеп корылды, - диде И.Метшин. - Башка авыруларны да
онытмаска кирәк, тормыш дәвам итә, шуңа күрә безнең барлык поликлиникаларның
медицина персоналы, стационарлар икеләтә йөкләнеш белән эшли. Аларга ярдәм итү
мөһим. Алгы сафта инфекция белән көрәшә торган табиблар өчен сәламәтлекләрен
мөмкин кадәр күбрәк куркынычсыз итә торган шартлар тудырырга кирәк».
Шәһәр рестораннары
медицина хезмәткәрләрен тукландыруны оештыра, ә төзелеш фирмалары - оператив
рәвештә ремонт эшләре алып баралар
Шәһәрнең ресторан бизнесы да социаль активлык күрсәтә,
дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Мисал өчен,
«Катык» рестораны медицина персоналының туклануын оештырды, ә Пасха бәйрәме
алдыннан 7-нче шәһәр клиник хастаханәсенең коронавируслы пациентларны дәвалаучы
табиблары өчен пасха куличлары әзерләде.
«Хинкальная», «Хемингуей» рестораннары да медицина
хезмәткәрләрен ашатуга үз өлешен керттеләр, - диде Р.Гафаров. - «Ашан» кибете
азык-төлек, ә «Таспиртпром» эчә торган су белән тәэмин итә. Меңләгән битараф
булмаган казанлы ярдәм күрсәтә».
Медицина учреждениеләрендә оператив рәвештә ремонт
үткәрергә һәм хастаханәләрдә койко-урыннар санын арттырырга төзелеш һәм монтаж
компанияләре ярдәм итте, алар арасында «Грань», «Ремонт 16», «Униблок», «РСС
инжиниринг» һәм башкалар бар. Моннан тыш, «Нексмед» һәм «Фирн Н» компанияләре
лаборатория анализаторларын һәм медицина хезмәткәрләренең иммунопрофилактикасын
тоташтыру, көйләү белән шөгыльләнә, ә «Икея» компаниясе медицина учреждениеләре
өчен җиһазлар һәм урын кирәк-яраклары китерү инициативасы белән чыкты.
Р.Гафаров сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кирәкле товарлар исемлеге төзелгән
инде.
«Бүгенге ситуациядә кан донорларына да ихтыяҗ арта.
«Яндекс такси» һәм «Сити мобил» ярдәмчел казанлыларга уңайлы булсын өчен
Республика кан үзәгенә донорларны бушлай илтү хезмәтен тәкъдим иттеләр», - дип
хәбәр итте спикер.
«Ярдәм күрсәткән
һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез»
Татарстан башкаласының хәйрия фондлары да читтә
калмады, дип өстәде Р.Гафаров. Алар катлаулы тормыш хәлендә калучыларга
«Мәрхәмәтле Казан» проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле ярдәм күрсәтәләр.
«Бу йоклау урыннары да, кайнар туклану да, кием-салым
һәм азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү дә, битлек тегү дә һәм башка бик күп
нәрсәләр», - диде Р.Гафаров. Мәсәлән, «Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары
мохтаҗ казанлыларга дарулар китерүне оештырды.
Моннан тыш, авыр тормыш хәленә эләккән күп балалы
гаиләләргә, ялгыз инвалидларга, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарга
азык-төлек җыелмаларын «Бәхетле» һәм «Казан экспресс» компанияләреннән китерелә, дип
искәртте спикер.
Шәһәр халкын медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә
һәм авыр тормыш хәлләренә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтү мисаллары белән
уртаклашырга чакыралар. Социаль челтәрләрдә #ДобраяКазань хэштегы белән яхшы
эшләр турында сөйләргә мөмкин. Теләсә нинди ярдәм мисаллары белән уртаклашырга
мөмкин - битлек тегүдән алып азык-төлек яки волонтерлык эшчәнлеге сатып алуга
кадәр.