(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). Каникул чорында шәһәрнең барлык укучыларын читтән торып укытуны оештырырга кирәк. Мондый йөкләмәне Казан Мэры Илсур Метшин инфекция таралуга каршы тору буенча бүген узган штаб утырышында бирде.
Барлык мәктәпләргә электрон белем бирү платформаларын түләүсез файдалану буенча инструкцияләр һәм видеороликлар җибәрелгән. Бүгенгә 97,7% укучы дистанцион рәвештә шөгыльләнергә әзер. Башкаларга - 2%-тан аз гына артык (бу якынча 3,2 мең бала) - кече төркемнәрдә яки индивидуаль план буенча укыту таләп ителә, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
«Өйдә техник мөмкинлекләре булмаган балаларны укытуны оештыру буенча сораулар туа - компьютер яки планшет юк яки интернет начар, - дип өстәде спикер. - Без төрле ысуллар эшлибез, шул исәптән оффлайн-йөртүчеләр аша укыту, педагог белән телефон аша элемтәдә булу».
Казан Мэры Илсур Метшин барлык балалар да дәресләргә вакытында керешсен өчен дистанцион белем бирүне оештыру эшен көчәйтергә чакырды.
«Өйдә 136 мең бала укытуны оештырырга кирәк. Аңлашыла ки, без мондый мәсьәлә белән моңарчы очрашмадык, - диде И.Метшин. - Хәзер нормаль эш процессы бара, инде 97% укучы дистанцион рәвештә укый алачагы төгәл билгеле. Күпләрнең интернеты «эленеп кала», чөнки аны бер үк вакытта куллана торган кешеләр саны чиксез. Күп кенә провайдерлар моңа әзер түгел иде. Әмма һәрхәлдә, барлык техник сорауларны хәл итәргә һәм укучыларны укытуны оештырырга кирәк».
Дистанцион режимда шулай ук сәнгать мәктәпләрендә һәм спорт мәктәпләрендә дәресләр үткәрелә, дип искәртте Р.Гафаров. Мисал өчен, онлайн-режимда барлык теләүчеләр өчен гомуми физик әзерлек буенча күнегүләр, спортчыларның физик формасын саклап калу өчен махсус күнегүләр комплекслары оештырылды. Шәһәрнең китапханәләре язучыларның укучылар белән дистанцион очрашуларын уздыра. Яшүсмерләр клублары онлайн мастер-класслар һәм башкаларны оештыра.