(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). Узган атна дәвамында 200 казанлы волонтерлар ярдәмендә азык-төлек, дарулар сатып алу һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән файдаланды. Бу хакта шәһәр мэриясендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Бу эштә катнашырга теләүче волонтерларны туплау дәвам итә. Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, элек өйдә медицина чакыруларына хезмәт күрсәтү өчен бүлеп бирелгән Башкарма комитетының хезмәт автомобильләренең бер өлеше волонтерларга керә торган гаризаларны оператив эшкәртү өчен тапшырыла. Үз чиратында, Казанның ашыгыч медицина ярдәме өчен 30 машинаны «Яндекс.Такси» компаниясе бүлеп биргән.
Исегезгә төшерәбез, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә пенсионерларга өйдән чыгарга киңәш ителми. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты базасында «Без бергә. Өлкәннәргә ярдәм» волонтерлар штабы эшли башлады, анда бүген 300-дән артык үзирекле исәпләнә, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Узган атнадан башлап, штабта катнашучылар шалтыратуларны эшкәртәләр һәм беренче кирәк-ярак товарларын сатып алуда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүдә ярдәм итәләр. Активистлар көн саен ике сменада эшлиләр.
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга гына түгел, шулай ук иммун системасы зәгыйфь булган һәм коронавирус инфекциясеннән катлауланулар килеп чыгу куркынычы төркеменә эләккән хроник авырулы кешеләргә дә ярдәм итә, дип хәбәр итте Р.Гафаров.
Аның сүзләренә караганда, халык барыннан да ешрак сөт продуктлары, ярмалар, көнбагыш мае, дару препаратларыннан - басымнан дарулар сатып алырга сорый. Уртача чек 2 мең сум тәшкил итә, азык-төлек җыелмасының уртача авырлыгы - 6,5 кг.
Мошенниклык очракларын булдырмас өчен, шәһәр кешеләрен игътибарлы булырга һәм волонтерларның алдан шалтырату буенча гына килүен, ә аларны махсус бейдж буенча танып булуын истә тотуны сорыйлар.
Волонтерлар штабына җыю дәвам итә, дип билгеләде Р.Гафаров. Игелекле эшләр өчен ачык һәм куркыныч төркеменә кермәгән һәркем волонтерлык хәрәкәтенә 063 телефоны буенча шалтыратып кушыла ала.
«Без булышырга әзер булган актив һәм инициативалы балигъ булганнарга һәрвакыт шат, - диде спикер. - Хәзер үк безгә шәһәр дезинфекциясендә яки башка төрле эшчәнлектә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр мөрәҗәгать итә. Аларның һәркайсына без рәхмәтле».
Шәһәребез халкына ярдәмчеллеге өчен Казан Мэры Илсур Метшин да рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында зур чаралар уздыру нәтиҗәсендә волонтерларның зур командасы формалаштырылган. Бүген алар ярдәменә шәһәр халкы хәвеф-хәтәр янау төркеменә эләккән кешеләр мохтаҗ.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, элек өйдә медицина чакыруларына хезмәт күрсәтү өчен бүлеп бирелгән хезмәт автомобильләренең бер өлеше волонтерларга килгән гаризаларны оператив эшкәртү өчен тапшырыла.
«Продуктларны өлкән буынга волонтерлар ярдәмендә илтеп җиткерүгә игътибар итәргә кирәк. Бу бик мөһим эш - куркыныч төркеменә керүчеләргә ярдәм оештыру, ярдәмгә мохтаҗларның барысы да аны ала алсын өчен эшләү, - дип ассызыклады И.Метшин. - Без әлегә бу эш башында, әмма гаризалар инде килә башлады. Волонтерлар, район администрацияләре, социаль яклау хезмәткәрләре аларга вакытлы җавап бирә. Әмма бу мөрәҗәгатьләр саны күбрәк булырга тиеш - шәһәрнең барлык өлкән яшьтәге халкы өйдән чыгарга ярамаганлыгын аңларга тиеш. Һәм волонтерлар саны да артырга тиеш, без битараф булмаган казанлыларны көтәбез».
«Бу мөһим эш - куркыныч төркеменә керүчеләргә ярдәм оештыру, ярдәмгә мохтаҗ һәркем аны ала алырлык итеп эшләү»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Исегезгә төшерәбез, волонтер булу өчен шулай ук сайтта яисә социаль челтәрләрдәге төркемдә гариза һәм контакт мәгълүматларын калдырырга мөмкин.
Өлкәннәр өчен кайнар линия телефоннары 9.00-18.00 сәгатьләрдә (тәнәфес 12.00-13.00) эшли. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче пенсионерлардан шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)519-34-06; Вахитов һәм Идел буе районнарында: +7(843)264-30-86; Киров һәм Мәскәү районнарында: +7(843)557-76-10; Совет районында: +7(843)272-17-97.