(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Алинә Бережная). Казанның медицина учреждениеләре коронавирус инфекциясенең тиз таралу очрагына әзерлек режимында тора. Узган атнада әзерләнгән ятакларга өстәмә рәвештә 200-дән артык ятак - 7-нче шәһәр клиник хастаханәсендә 150 һәм медицина университетының бала тудыру йорты базасында 100 ятак җәелдерелде. Шулай ук якын арада Республика клиник хастаханәсе корпусын җәелдерергә әзерләнә. Шәһәрдәге эпидемиологик вәзгыять һәм медицина учреждениеләре эше турында бүген Казан Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Татарстанда медицина күзәтүе астында 4 меңнән артык кеше тора
Коронавирус инфекциясенең таралуы бүгенге көндә элеккечә актуаль булып кала, дип белдерде В.Жаворонков һәм статистиканы мисал итеп китерде. 29-нчы мартка дөньяда авыручылар саны 718 мең кешедән артып китте, 33 мең кеше үлде, 150 меңнән артык кеше терелде. Авыручыларның күпчелеге АКШта теркәлгән - 139 мең кеше, Италия үлем саны буенча лидер - 10 мең очрак.
Бүгенге көндә коронавирус инфекциясенең таралуы элеккечә актуаль булып кала, дип белдерде Владимир Жаворонков.
Россиядә дә куркыныч хәл күзәтелә, 29-нчы март 12.00 сәгатькә илдә 1534 йоктыру очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен - узган атнада 306 расланган очрак булган. 28-29-нчы мартта тәүлегенә 270 яңа очрак теркәлгән. Бөтен пандемия чорында илдә 8 кеше үлгән, 64 пациент терелгән. Татарстанда 29-нчы мартка булган мәгълүматларга караганда, медицина күзәтүе астында 4 меңнән артык кеше тора, 622 пациент өчен медицина күзәтүе туктатылган. Казанда авыруның расланган очраклары - 12.
Россиядә инфекция таралу куркынычы белән бәйле рәвештә профилактик чаралар күрелә. Шулай итеп, В.Жаворонков 28-нче апрельдән 5-нче апрельгә кадәр илдә ил Президенты указы буенча эшләми торган атна кертелүен искәртте. 30-нчы марттан Россия барлык чикләрне яба.
Казанда өстәмә рәвештә 200-дән артык ятак оештырылган
Казанның медицина учреждениеләре пациентларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә әзер. «Медицина оешмаларында ревизия үткәрелде һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары бүленде. Медицина ярдәмен күрсәткәндә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тарафыннан бастырылган яңа авыруны дәвалау һәм профилактикалау материаллары, Кытай, Америка һәм Европа үзәкләренең COVID-19 белән авыруны контрольдә тоту буенча материаллары файдаланыла», - дип сөйләде В.Жаворонков. Шәһәрнең медицина хезмәткәрләре өйрәтүче вебинарлар уза, эшкә шәһәрнең медицина югары уку йортлары ординаторлары, шулай ук Казан медицина көллияте студентлары җәлеп ителде.
В.Жаворонков искә төшергәнчә, Республика клиник инфекция хастаханәсендә йогышлы авыруларга ярдәм күрсәтү өчен 309 ятак бар, 2-нче номерлы хастаханә базасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләрдән соң катлауланган бронх-үпкә авырулары өчен 163 ятак урнаштырылган. Гомумән алганда, кирәк булган очракта шәһәр һәм республиканың якын-тирә районнары стационарларында 2665 ятак җәелдереләчәк. Моннан тыш, шәһәрдә элек җәелдерелгән ятакларга өстәп, узган атнада 200 ятак җәелдерелде: 7-нче номерлы хастаханәдә 150 ятак пәйда булды һәм 100 ятак медицина университеты клиникасының тудыру йортында урнаштырылды. Якын арада республика клиник хастаханәсе корпусын җәелдерергә әзерләнә.
Иң зур игътибар коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илләр территорияләреннән килгән гражданнарны изоляцияләүгә бирелә. «Алар килү көненнән 14 көнгә карантинга утыра, шулай ук COVID-19-га тест тапшыралар. Бу вакыт дәвамында пациентлар өйдә медицина күзәтүе астында торалар. Авыру симптомнары барлыкка килгән очракта аларны хастаханәгә салу тәртибе билгеләнгән», - дип сөйләде В.Жаворонков.
Спикер искә төшергәнчә, коронавирус инфекциясе һава-тамчы, һава-тузан һәм контакт ысулы белән тапшырыла, шуңа күрә беренче симптомнар (тән температурасы күтәрелү һәм коры йөткерү) очрагында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук үз-үзен изоляцияләү принципларын үтәргә тәкъдим ителә: яшәү урынын калдырмаска, җәмәгать урыннарына йөрмәскә, авыруның өендә аерым бүлмә бүлеп бирергә, якыннар, бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулардан интегүче затлар белән элемтәне чикләргә. «Бинаны еш җилләтергә, чисталыкны сакларга, көнкүреш юу чаралары белән өслекләрне дезинфекцияләргә, ашамлыклар һәм эчемлекләр өчен шәхси савыт-саба кулланырга һәм аны юу чаралары белән юарга, кирәк булганда медицина битлеген кулланырга кирәк», - диде В.Жаворонков.
Яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия +7(800)222-59-00 эше оештырылды. Шулай ук бөтен мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.
«Табиблар гына инфекция тарату белән көрәшергә тиеш түгел, өстенлектә - шәхси үзизоляция һәм җаваплылык»
Казан Мэры Илсур Метшин медицина хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде, бүген аларга бөтен илнең сәламәтлеге бәйле, дип билгеләп үтте. «Табиблар алдынгы сызыкта, аларның оешканлыгына һәм көйлелегенә күп нәрсә бәйле. Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау идарәсе эшкә бөтен булган персоналны гына җәлеп итеп калмады, ә ординаторларны, медицина югары уку йортларының өлкән курсларын җәлеп итте. Бу безгә бик кирәк булган зур һәм мөһим эш», - дип билгеләде И.Метшин. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, Башкарма комитет өстәмә рәвештә ашыгыч ярдәм станциясенә өйдә медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 автомобиль биргән. Бер атна эчендә бу машиналар 2 мең чакыру үтәгән һәм хәзер алар волонтерларга ялгыз пенсионерларга ярдәм итү өчен тапшырылачак. Мэр шулай ук хәбәр иткәнчә, «Яндекс.Такси» компаниясе Казанның ашыгыч медицина ярдәме өчен 30 машина биргән.
Шәһәр башлыгы шәһәр халкын табибларга ярдәм итәргә - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм үз-үзләрен изоляцияләү кагыйдәләрен бозмаска чакырды. «Бу чорда иң мөһиме - халыкның җаваплылыгы һәм аңлы булуы, инфекция таралу белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел, өстенлектә - шәхси үзизоляция һәм җаваплылык. Без бер-беребез белән элемтәләрне чикләргә тиеш һәм бу бигрәк тә өлкән буынга кагыла», - дип чакырды казанлыларны И.Метшин.