(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Ксения Швецова). Казанда быел парталар артына
рекордлы санда беренче сыйныф укучылары утырачак - якынча 20,5 мең кеше. Мәктәп
ашханәләрендә утырту урыннарын арттыру - мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү
һәм шәһәрнең тугыз мәктәбендә махсус янкорма төзү, шулай ук ашатуны берничә
графикта оештыру хисабына тормышка ашырылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер укучылар
саны мәктәп ашханәләрендә каралган урыннардан шактый артып китә - әгәр норма
буенча бер урынга 3 укучы тиеш булса, шәһәрнең 100 муниципаль мәктәбендә бу сан
бер урынга 5-тән 16 кешегә кадәр үзгәреп тора.
Бүген Казан мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучыларының
75%-ы туклана - бу 50 меңгә якын бала, дип хәбәр итте Казанның Азык-төлек һәм
социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина. Ул искәртеп узганча,
быел Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын
бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте.
«Быел 136 мең укучы исәпләнә, ә 2028 елга фараз буенча
якынча 192 мең укучы булачак. Шуңа күрә мәктәп өстәлләрендә утыру урыннары
җитмәү мәсьәләсе актуаль булып кала», - диде Р.Мөхәммәтшин.
Бер утыру урынына норматив буенча 3 бала булырга тиеш,
ә 167 муниципаль мәктәптән Казанда мондый күрсәткечләр белән 67 уку йорты гына
мактана ала, дип аңлатты спикер. Тагын 77 мәктәптә бер урынга 5-тән алып 7
кешегә кадәр исәпләнгән, 29 мәктәптә - 8-дән 16 кешегә кадәр.
Татарстан башкаласында мәктәп туклануын оештыру
мәсьәләсен хәл итү өчен, ашханәләрдә яңа киңлекләр булдырырга кирәк, дип
билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
«Президент юлламасында төгәл бурыч куелган - барлык
башлангыч сыйныф балаларын бушлай тукландыру. Ләкин бу мәсьәләне хәл итү акчага
гына түгел, мәктәп ашханәләренең куәтләренә дә барып терәлә. Без быел беренче
тапкыр 20,5 меңнән артык яңа укучыны каршы алабыз - Казанда беренче сыйныф
укучыларының мондый саны юк иде әле, - диде И.Метшин. - Кайбер мәктәпләрдә
ашханәләрдә йөкләнеш биш тапкыр мөмкинлектән артып китә. Хәтта ашау теләге
булганда да, акча булса да, без барлык балаларны да бер ашханәдә утырта
алмыйбыз. Шуңа күрә без тугыз мәктәптә балаларны туклану белән тәэмин итү өчен
янкормалар ясау өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка үтенеч белән чыктык. Ул
безне хуплады, җәй көне бу эшне башларга кирәк».
Шәһәр башлыгы уку процессы тәмамлануга ук янкормаларны
төзергә кушты. «Җәй буена бинаны төзеп кенә калмыйча, аларны җиһазлар белән дә
тәэмин итәргә, файдалануга тапшырырга кирәк, - диде ул. - 1-нче сентябрьдән без
анда балаларны ашата башларга тиеш. Безнең өчен бу бик зур бурыч, һәм ул безнең
өстенлекле мәсьәләләр рәтендә».
Моннан тыш, 2020 елның җәендә мәктәпләр өчен берничә
график кертү, төшке залларны киңәйтү, ашханәләр өчен яңа җиһазлар һәм мебельләр
сатып алу эше дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшин. Аның сүзләренчә,
берничә график дүрт мәктәптә кертелгән һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган.
2019 елда Казанның 36 мәктәбендә ашханәләрне
реконструкцияләү һәм азык-төлек локларын яңарту эше башкарылган. Бу максатларга
260 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 170 млн сум - шәһәр бюджетыннан һәм 90
млн сум - азык-төлек департаменты акчалары. Барлык төзекләндерелгән мәктәпләр
технологик, суыткыч җиһазлар, ярдәмче инвентарь, яңа җиһазлар белән тәэмин
ителгән. Бу эшләрне башкару, шулай ук ике яңа мәктәпне файдалануга кертү
нәтиҗәсендә узган ел ашханәләрдә 2 мең 500 утырту урыны булдырылган.