(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Ксения Швецова). Казанда сәүдә объектларын
паркларда һәм шәһәр скверларында оештыру өчен 15 нокта урнаштырдылар. Лотларның
гомуми башлангыч бәясе 1 млн 470 мең сум тәшкил иткән. Быел кече һәм урта
эшмәкәрлектән тыш паркларда сату нокталары өчен үз-үзләрен эш белән тәэмин
итүчеләр дә көрәшә алачак. Якын арада махсус сайтта стационар булмаган сәүдә
объектларын урнаштыру өчен калган 10 нокта буенча аукцион уздыру планлаштырыла.
Аукцион сатуларга йомгаклар апрель ахырында ясалачак, дип хәбәр итте бүген
Башкарма комитетта Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров.
Сатуларда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә
түгел, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр дә катнаша ала, дип искәртте
М.Закиров. Казан Мэры Илсур Метшин үз-үзләренә эшләүчеләрне аукционнарда
катнашырга өлгерү өчен активлык күрсәтергә чакырды. «Үз-үзләренә эшләүчеләр
сәүдә объектларын урнаштыруга тендерлар уйнатуда актив катнашсыннар иде, - диде
шәһәр башлыгы. - Һәм, шәһәр халкының һәм кунакларының барлык теләкләре исәпкә
алынсын өчен, кече бизнес вәкилләрен без гадәттәгечә сатуларда катнашырга
чакырабыз».
Моннан тыш, җәй көне үзмәшгульләр өчен шәһәр
паркларында дүрт ярминкә оештырыла, шуларның иң зурысы Горки-Әмәт
урманында булачак.
Киләсе җәйге сезонда Казанның иҗтимагый киңлекләрендә
25 яңа сәүдә объекты урнаштыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте М.Закиров.
Исегезгә төшерәбез, узган ел җәй алдыннан шәһәрдә 53 аукцион уздырганнар,
нокталарның күпчелек өлеше ике елга уйнатылды. Шулай итеп, узган сезонда
җиңүчеләр быел да эшен дәвам итәчәк.
Быел стационар булмаган сәүдә объектлары 10 паркта
барлыкка киләчәк. Инде танылган территорияләргә сезонлы сәүдә өчен ике яңа
мәйданчык өстәләчәк - Киров районындагы Аккош күлләре һәм Дәрвишләр
бистәсендәге Комсомол күлләре янындагы пляжлар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын
паркларда һәм скверларда бәйрәм итү елында күп чаралар уздыру планлаштырыла.
«Бу сатып алучылар агымына һәм шуңа бәйле рәвештә эшкуарлык эшчәнлегенә
турыдан-туры йогынты ясаячак», - дип саный М.Закиров.
Объектларның тышкы кыяфәтенә элеккечә җитди таләпләр
куела, проектлар Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелергә
тиеш. «Төп бурычларның берсе - паркларга килүчеләр өчен хезмәт күрсәтүләрнең
һәм сервисларның югары дәрәҗәсен тәэмин итү, ә эшкуарларга даими һәм бердәм
шартларда җәмәгать киңлекләрендә эшләү мөмкинлеге бирү», - диде М.Закиров.
Махсус эшмәкәрләр өчен Парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында электрон аукционнарда
катнашу буенча мәгълүмати буклет эшләнде.
Парклар, скверлар һәм яр буйлары территорияләре арту
белән эшкуарлык эшчәнлеге өчен мөмкинлекләр арта, дип билгеләп үтте Казан Мэры.
И.Метшин искәрткәнчә, быел да Түбән Кабан күлен реконструкцияләүнең икенче
чиратын төгәлләү планлаштырыла.
Быел Казанда барлыгы алты иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә җыеналар.