(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Ксения Швецова). Көн саен Казан укучылары өчен
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәктәп менюсына 68 мең ризык
порциясе җитештерә. Ул үз эченә 77 төрдәге ашамлыкны ала һәм һәр чирек укучылар
һәм аларның әти-әниләре теләкләрен исәпкә алып яңартыла. Укучыларның барлык
ата-аналарын да яңа ризыкларны татып карарга, үз фикерләрен әйтергә һәм
тәкъдимнәрен җиткерергә чакыралар, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима
Мөхәммәтшина.
Ата-аналар мәктәп
менюсын формалаштыруда катнаша ала
Баланың һәр яше өчен азык-төлек нормалары бар -
мәсәлән, 10-14 яшьлек балаларга тәүлегенә 400 г яшелчә, 200 г җиләк-җимеш
ашарга кирәк. Аларның рационында кальция һәм аксым, сөт продуктлары, ит, балык
ризыклары булырга тиеш, ә гарнир сыйфатында парда пешерелгән яки пешкән
яшелчәләр һәм ярмалар кулланырга тәкъдим ителә. Әлеге тәкъдимнәрдән чыгып,
департамент белгечләре мәктәп укучылары өчен тулы кыйммәтле меню әзерли, дип
билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.
«Укучыларның кайсы ризыкларга өстенлек бирүе һәркемгә
билгеле - бу пицца, макарон, сосискалар. Безнең бурыч - сәламәт туклану гына
түгел, ә аны төрле һәм укучыларга ошарлык итеп эшләргә тырышу, - диде ул. - Без
укучыларга ошамаган ризыкларны алып атарга, алмашка яңаларын тәкъдим итәргә
тырышабыз. Мәсәлән, быел пешкән тавык боты, французча әзерләнгән тавык түше,
люля-кебаб, балык һәм ит пироглары, миланча әзерләнгән ит кебек ризыклар уңышлы
булды. Мәктәп укучылары шулай ук төрле кушылмалар белән сырниклар да ярата».
Барлыгы мәктәп менюсында 77 төрдәге ризык бар,
шуларның 8-е беренче ашамлык, 38-е икенче ризык, 7-се гарнир һәм 24-е төрле
салат.
Бу уку елында департаментта мәктәп туклануы
лабораториясен оештырдылар, аңа WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья
чемпионатында «Казан Экспо» ресторанында эшләүче пешекчеләр кергән. Аларның төп
бурычы - мәктәп менюсын тулыландыру, яңа ризыклар әзерләү һәм гамәлгә кертү,
дип хәбәр итте азык-төлек департаменты директоры.
Ата-аналар шулай ук туклану оештыруда актив катнаша
ала. Әйтик, узган елның апреленнән башлап һәр мәктәптә ата-аналар контроле
журналы кертелгән. Укучыларның әти-әниләре мәктәп менюсыннан ризыкларны татып
карый һәм бәяләмәләр калдыра ала. «Уку елының беренче яртысында 780 уңай
бәяләмә һәм 27 тискәре бәяләмә алынды. Барлык кисәтүләр буенча чаралар
күрәбез», - диде Р.Мөхәммәтшина. Ул искә төшергәнчә, Казанда «Әни барысын да
белә» проекты эшли башлады, аның барышында әниләр белән туклануны яхшырту мөмкинлекләре
турында фикер алышалар.
Моннан тыш, уку елы башыннан шәһәрнең 10 мәктәбендә
ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узды, алар ризыкларны татып карый һәм үз
фикерләрен әйтә алды. Р.Мөхәммәтшинаның сүзләренә караганда, ата-аналарның
95%-ы - 1200 кеше - туклану оешмасы тарафыннан канәгать калган.
«Без баланың күпме
күләмдә витамин алырга тиешлеген беләбез
һәм туклануга сәламәт ризыклар кертергә тырышабыз»
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары
буенча, сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторларның яртысы - туклану һәм яшәү
рәвеше. Дөрес ашамау һәм бала рационында файдалы продуктлар җитмәү аның физик
һәм акыл үсешенә тискәре йогынты ясый, дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәтшина.
«Балада метаболизм өлкәннәрнекенә караганда 1,5-2 тапкырга югарырак. Шуңа күрә балаларны
кайнар ризык белән тәэмин итү һәм дөрес тукландыру сорала, - дип өстәде ул. -
Мәктәптә сабыйларны ике тапкыр ашату баланың бер көнлек рационының 60%-ын
тәшкил итә. Мәктәптә кайнар ризык белән тукланмаган балалар тизрәк арый һәм еш
кына баш авыртуыннан зарланалар».
«Дөрес, сәламәт туклану культурасын формалаштыру -
безнең төп бурычларның берсе, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. -
Баланың көннең беренче яртысында алырга тиешле витаминнар саны билгеле. Без
катгый рәвештә моны исәптә тотачакбыз».
Сәламәт туклануның мөһим элементы булып куркынычсызлык
тора, дип билгеләде Р.Мөхәммәтшина. Аның сүзләренчә, департаментта чимал һәм
әзер продукцияне контрольдә тоту берничә этапта гамәлгә ашырыла. Беренче
чиратта, департаментның аккредитацияләнгән лабораториясе продуктларны сынау
үткәрә. Белгечләр аларны бактериологик иминлеккә тикшерәләр, нитратлар,
фосфатлар, майның массакүләм өлешен, аксымны билгелиләр, атланмай
фальсификациясен ачыклыйлар һәм Таможня берлегенең техник регламентларына туры
килүгә башка анализлар үткәрәләр.
Агымдагы ел башыннан гына да департамент лабораториясе
белгечләре 75 тонна азык-төлек чималын яраклаштырган, ә тулаем алганда, узган
ел бу күрсәткеч 917 тонна тәшкил иткән. Ит, кош, балык, ак май, сыр, йомырка
күп баскычлы тикшерү уза, дип өстәде спикер.
«Дөрес туклану теләсә кайсы яшьтә сәламәтлек өчен
мөһим. Казанлылар сәламәтлекләрен кечкенәдән үк саклый алсын өчен, без барысын
да эшләргә тырышабыз», - диде Р.Мөхәммәтшина.