(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче март, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Киров
районында Клара Цеткин урамы, 11 адресы буенча урнашкан 26-нчы номерлы
китапханәнең төзекләндерелгән бинасын карап кайтты. Бу - шәһәрдә заманча
архитектура-планлаштыру чишелешләрен һәм инновацион технологияләр кулланып
төзелгән бердәнбер яңа буын китапханәсе. Реконструкциядән соң укучылар саны өч
тапкырга арткан: әгәр элек бер ел эчендә 4 меңгә якын кеше булса, агымдагы
елның ике аенда китапханәгә ике мең кеше язылган. Шәһәр башлыгы башкарылган
төзекләндерүне бәяләде һәм якын арада Казанда Заманча китапханә киңлекләрен,
шул исәптән Вишневский урамындагы үзәк китапханә һәм Мәүлетов урамындагы
китапханә базасында төзүне дәвам итү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.
Мэр балалар өчен ясалган бүлмәне карап чыкты һәм яшь
китап укучылар белән аралашты. Шулай ук ул «Жизнелюб» проектында катнашучылар
өчен мобиль ликбез буенча дәрес үткәрелгән уку бүлмәсендә булды, һәм урамга
карап уңайлы тирәлек булдырылган зур пыяла лоджияләрне карады. Шуны да билгеләп
үтәргә кирәк, әгәр башта китапханә бинасы 400 квадрат метрга якын булса, яңа
интерьер карарлары, шул исәптән лоджияләрне төзекләндерү нәтиҗәсендә, аны 500
квадрат метрга кадәр арттырганнар.
«Мондый зур тәрәзәләр, лоджияләрнең машинада
баручыларга баручыларга һәм узып баручы кешеләргә яңа дәрәҗәдәге китапханәне
күрү мөмкинлеге бирә. Аларның керергә, китап укучыларның берсе булырга теләге
уяначакчак, - дип фикерләре белән уртаклашты И.Метшин. – Һәр кешенең балачак
турындагы истәлекләре бар. Замана балалар өчен китапханәнең дә күңелле
хатирәләр белән бәйле урынга әйләнүе бик мөһим».
«Монда яңа архитектура-планлаштыру карарлары
кулланылган - бу матур интерьерлар гына түгел. Бөтен архитектура китапханә
тәҗрибәләре күзлегеннән уйланылган. Чөнки бүгенге көндә китапханә – китаплар
бирү генә түгел, ә төрле агарту чаралары урыны да, – дип сөйләде муниципаль
китапханәләр челтәре директоры Резедә Исмәгыйлева. – Без монда әдәби стендлар,
лекцияләр, «Жизнелюб» өчен дәресләр һәм башка бик күп чаралар үткәрәбез. Кеше
тыныч шартларда эшли алсын өчен коворкинг-клуб бар».
Китапханәне реконструкцияләү 2018 елдан бирле бара, ә
яңартылган учреждение узган елның декабрендә ачылды. Бүген бу шәһәрдә китап
саклау һәм заманча иҗтимагый киңлек функцияләрен берләштерә торган бердәнбер
учреждение.
Мэр китапханәгә кертелгән яңа сервис белән танышты, ул
укучыларга, хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итмичә, китапларны мөстәкыйль алырга һәм
кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Китапханә мөдире Николай Басков аңлатып
узганча, бу RFID - китапларны танып белү системасы аша эшләнелә. «Бердәм
электрон уку билеты ярдәмендә китап алырга һәм аны кире кайтарырга мөмкин, -
дип аңлатты ул. – Моның өчен китап укучылар билеты һәм махсус автоматка китап
штрих-кодын куярга кирәк. Бу - безнең инновацияләрнең берсе, алар укучыларның
эшен гадиләштерә». Китапларны саклау өчен махсус караклыкка каршы система
булдырылган, дип өстәде ул.
Китапханә укучылары өчен шулай ук электрон-җыелма
каталогка һәм Россия Милли китапханәсенең мәгълүматлар базасына керү мөмкинлеге
булдырылган.
И.Метшин үткәрелгән реконструкциядән соң укучылар
санының ничек үзгәрүе белән кызыксынды. «Ике ай эчендә безгә ике меңнән артык
кеше язылды. Моңа кадәр елына 4-5 мең тирәсе язылган иде, – дип җавап бирде
Н.Басков. - Балалар турында аерым сөйләсәк, аларга йөрүчеләр саны да өч тапкыр артты».
Берничә ай эчендә китап укучыларга 49 мең данәдән
артык китап бирелгән. Китап фондында барлыгы 50 мең данә китап бар һәм ул даими
рәвештә яңа басмалар белән тулылана. Шулай итеп, быел 1 меңгә якын яңа китап
килер дип көтелә.
Р.Исмәгыйлева сүзләренә караганда, китап фондын
формалаштыруда Адмиралтия бистәсе тарихы зур роль уйнаган. «Без адмиралтия,
корабльләр төзелеше тарихы буенча китаплар, елгалар, елга киңлекләре буенча
йөрүче суднолар турында китаплар сатып алдык. Сәнгать, балалар әдәбияты - елга,
диңгез һәм су сәяхәтләре белән бәйле барлык китаплар да бар». Моннан тыш, Идел
дәүләт университеты китапханә фондына 538 данә китап тапшырды, дип өстәде ул.
Татарстан башкаласында социаль объектларны
төзекләндерү комплекслы рәвештә башкарыла, дип билгеләде Мэр. «Инфраструктураны
яңарту буенча без акрынлап хәрәкәт итәбез. Башта мәктәпләрне, поликлиникаларны,
торак фондны капиталь төзекләндерүгә гына игътибар бирелде. Бүген мөмкинлекләр
китапханәләрне дә төзекләндерергә мөмкинлек бирә, - диде ул. - Төзекләндерү
эшләре район үзәгеннән еракка барып җитте, бу безне бик сөендерә. Әйтик,
Адмиралтия бистәсендә без юлларны, социаль учреждениеләрне төзекләндерәбез,
узган ел гына поликлиниканы файдалануга тапшырдык. Хәзер балыкчы бакчасын
төзекләндерергә планлаштырабыз, аны реконструкцияләү проекты буенча
җәмәгатьчелек фикер алышуларының беренче этабы узды инде. Казанның чите булырга
тиеш түгел, бөтен җирдә дә тиешле инфраструктура ясарга кирәк».
Соңыннан шәһәр башлыгына шәһәрнең башка китапханәләрен
– Вишневский урамындагы үзәк китапханәне, Мәүлетов урамындагы китапханәне
реконструкцияләү проектларын тәкъдим иттеләр. Мэр проектлар турында үз
фикерләрен җиткерде һәм кайбер төзәтмәләр кертүне сорады.
Чарада шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов,
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин һәм башкалар
катнашты.