(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март, Алена Мирошниченко). Түбән Кабан күле яр буеның икенче
чиратын төзекләндерү барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Ике
яңа участокның озынлыгы – Һади Такташ урамыннан башлап Назарбаев урамына кадәр
һәм Иске Татар бистәсендә Мәрҗәни урамы буенча - 2 чакрымга якын. Эшләр
тәмамланганнан соң күлнең ике ягында да фито-чистарту каскадлары, амфитеатр,
гамаклар, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, пикник-парк, велоюллар
һәм велопарковкалар барлыкка киләчәк. Эшләрне агымдагы елның көз башына
тәмамлау планлаштырыла.
«Шәһәр төзекләндерү»
муниципаль унитар предприятиесе директоры Камил Закиров шәһәр башлыгына хәбәр
иткәнчә, гамәлдә булган ярдан Назарбаев урамына таба урнашкан променад
территориясендә трибуналар һәм резин өслекле, тренажерлар куелган спорт
мәйданчыгы урнаштырылачак. Моннан тыш, биредә Мәрҗани урамына таба су өстендә
җәяүлеләр күпере барлыкка киләчәк. Мәрҗани урамындагы яр буе участогында суга
чыгу урыны оештырылачак, эскәмияләр, чүп савытлары, клумбалар һәм навигация
урнаштырылачак. Шулай ук территориядә көймәләр прокаты, кафе һәм бәдрәф
эшләячәк.
Хәзерге вакытта яр буе
тирәсендә төзү-монтаж эшләре бара - тимер-бетон каскадларның катламнарын,
фито-чистарту корылмаларын, булачак җәяүлеләр юллары коймаларын урнаштыру.
Тиздән биредә юл тасмасы һәм брусчатка салыначак. Көн саен мәйданчыкта 60-лап
кеше һәм 20-гә якын техника эшли.
Казан Мэры Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, эшләрне башкарганда халыкның теләкләрен максималь рәвештә
исәпкә алырга кирәк. «Яр буен төзекләндерүнең беренче чираты тәҗрибәсе буенча -
алар күп булды», - диде шәһәр башлыгы. Ул эш барышында инфраструктура мәсьәләләре,
шул исәптән кайбер объектларны күчерү дә хәл ителә, дип өстәде.
«Безнең алда мөһим
инфраструктура бурычы тора, - диде Илсур Метшин. – Бүген бездә булган нәрсәләр
- бөтенләй башка дәрәҗә, монда башка мөмкинлекләр. Без яхшы темп алдык, күлнең
үзендә эшлибез, ярны ныгыту белән шөгыльләнәбез. Иң мөһиме - көз башында без бу
этапны тапшырачакбыз һәм казанлыларны һәм башкала кунакларын шәһәр үзәгендәге
яңа искиткеч объект, чын энҗе бөртеге белән сөендерәчәкбез».
Күчмә киңәшмәдә шулай ук
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Парклар һәм скверлар дирекциясе
директоры Марат Закиров һәм башкалар катнашты.
2020 елда Казанда барлыгы
алты җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Түбән Кабан күле яр буеның ике участогыннан тыш,
төзекләндерү эшләре «Черек күл» паркында, Авангард урамы скверында, Юдино
Тимерьюлчылар мәдәният йорты территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Сәет
Галиев исемендәге мәдәният йорты янында, Юныс мәйданында алып барылачак.
Түбән Кабан күле яр буен
реконструкцияләү иң масштаблы һәм мөһим төзекләндерү проектларының берсе булып тора.
Төзекләндерүнең беренче этабы - Г. Камал исемендәге театрдан «Планета Фитнес»ка
кадәрге участокта – 2018 елда тәмамланды. Уңайлы җәяү йөрү зоналары,
эскәмияләр, чәчәкләр, декоратив яктырту һәм гадәти булмаган үсемлекләр –
боларның барысын да шәһәр халкы реконструкциянең беренче чираты тәмамланганнан соң күрә алды. Шулай итеп, күл яры тирәли 12 мең су үсемлеге, шулай ук юкә, шомырт, алмагач, тал һәм спирея
үсентеләре утыртылды. Сәлимҗанов урамындагы ярымутрауда күзәтү мәйданчыгы
барлыкка килде.
Исегезгә төшерәбез, Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү
концепциясен эшләү буенча халыкара конкурс нәтиҗәләре
буенча 2015 елда Turenscape + МАП architects Россия-Кытай консорциумы проекты
җиңде.