(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2020» шәһәр конкурсына тантаналы рәвештә йомгак ясадылар. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча җиңүне Киров районының 4-нче номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова яулады. Ул Татарстан башкаласын республика этабында тәкъдим итәчәк. Конкурс барлыгы тугыз номинация буенча үткәрелде. Шәһәрнең иң яхшы педагогларына бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
«Бүген Сез Казан Ратушасы залын үзенчәлекле аура белән тулыландырдыгыз, һәм мин бу энергетика белән шәһәрнең уку йортлары да тулылануына шатмын», – дип мөрәҗәгать итте укытучыларга шәһәр башлыгы. ТР башкаласы Мэры укытучыларга хезмәтләре, һөнәрләренә тугрылыклы булулары һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Укытучы ул - изге. Сезнең ярдәм белән меңләгән бала үз урынын тапты, белем һәм тәрбия генә түгел, иртәгәсе көнгә ышаныч та алды. Сез - үзгәртеп коруларның нигезе, без иң кадерлеләребезне - балаларыбызны Сезгә ышанып тапшырабыз», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан укытучылары республика һәм федераль дәрәҗәләрдә үз һөнәрләренә югары бәя ала. Илсур Метшин узган ел Казанның 2-нче номерлы лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетовның «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы призерлары арасында булуын искә төшерде. «Быел да безнең укытучылар лаеклы урын алыр дип өметләнәбез», – дип белдерде И.Метшин.
Елдан-ел конкурста катнашучылар саны арта бара – бу юлы 500-гә якын укытучы гариза биргән, район сынаулары нәтиҗәләре буенча шәһәр этабына шәһәрнең 72 белем бирү оешмасыннан 78 педагог узган. Конкурсантларның уртача яше - 42, иң өлкән катнашучыга – 73, иң яшь катнашучыга 21 яшь. «Бу - яшьлек һәм профессиональлек бердәмлеге. Конкурста җиңелүчеләр юк, без һәркемнең катнашуын хөрмәт итәбез һәм бәялибез», - дип ассызыклады И.Метшин.
Төп интрига - «Фән укытучысы» номинациясендә җиңүченең исеме, чөнки нәкъ менә аңа конкурсның республика турында шәһәр данын якларга туры киләчәк. Җиңүне Киров районының 4-нче номерлы гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова яулады, ул иң яшь катнашучыларның берсе – аның педагогик стажы нибары 5 ел тәшкил итә. «Мине балалар һәм әдәбият илһамландыра – бу миңа җиңәргә ярдәм итте дә. Хәзер минем алда зур җаваплылык тора - мин Казанны бөтен республика алдында лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә тиеш. Миңа укучыларым, бөтен педагогик состав ышана, ә бу үз-үземә ышанычны тагын да арттыра», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты А.Ихсанова.
Әлеге номинациядә икенче урынны Яңа Савин районының 91-нче номерлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мария Панфилова яулады. Өченче урынга Совет районының 121-нче номерлы лицееның инглиз теле укытучысы Эльвира Шаһиәхмәтова лаек булды.
«Ветеран-педагог» номинациясендә җиңүчеләрне зал аягүрә алкышлады. Анда берничә буынны укытып чыгарган укытучыларны бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Яңа Савин районының 23-нче номерлы лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Надежда Бородина да бар иде. Ул мәктәптә 52 ел эшләгән, хәзер пенсиядә, балаларны бик сагынуы хакында сөйли. «Мин мәктәп фанаты - көннәр һәм төннәр буе эшли алдым. Укытучы һөнәрен әле үзем мәктәп укучысы булган вакытта ук сайладым. Үз эшемдә һәрвакыт бер принципка таяндым: «Һәр бала уникаль һәм үз талантларына ия», балаларга карата шушы мәхәббәт белән мәктәптә 52 ел эшләдем», – дип сөйләде Н.Бородина.
Бу номинациядә шулай ук Идел буе районының 139-нчы номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Егорова, Киров районының 151-нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ираида Рогожина, Авиатөзелеш районының 77-нче номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Сергеева, Вахитов районының 80-нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Шупинская, Мәскәү районының 17-нче номерлы гимназиясенең татар теле укытучысы Гөлчирә Сабитова, Совет районының 110-нчы номерлы лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Дунаев бүләкләнде.
Тантананың дулкынландыргыч мизгелләренең берсе - «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән запастагы полковник, 1945 елгы совет-япон сугышында катнашучы Хәниф Низамовны бүләкләү булды. Аның күкрәгендә дистәләгән орден һәм медаль бар. 92 яшьлек ветеран чираттагы бүләге артыннан горур атлады. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман сафта. 1989 елдан Хәниф Низамов 114-нче номерлы мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре алып бара. Аның кызыл армиячеләрнең батырлыклары, канкойгыч сугышлар һәм бәрелешләр турындагы хикәяләрен тыңлап, укучыларның берничә буыны үсте.
«Педагогик дебют» номинациясендә яңа гына эшли башлаган укытучылар үзләренең белем бирү талантын күрсәтте. Яңа Савин районының 13-нче номерлы гимназиясенең математика укытучысы Гаяз Гыйльманов үзен һөнәрендә иң яхшысы итеп күрсәтте, икенче урында Идел буе районының 139-нчы номерлы гимназиясенең физика укытучысы Ирек Тәхавиев, өченче урынны Совет районының 15-нче номерлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Александра Барышева һәм Мәскәү районындагы М.С.Устинова исемендәге 102-нче номерлы гимназиянең математика укытучысы Анастасия Сотникова бүлеште.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да дипломнар белән бүләкләнде. Бу номинациядә беренче урынны Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина яулады, икенче урынны Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясеннән Гөлсинә Нургалиева алды, өченче урынны Совет районының 141-нче номерлы гимназиясеннән Рузилә Сөнгатуллина һәм Яңа Савин районының 13-нче номерлы гимназиясеннән Алинә Шагараева алды.
Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча оештыручы укытучыларны да бүләкләделәр. Җиңүче дипломы белән Совет районының 161-нче номерлы мәктәбеннән Валерий Воробьев бүләкләнде, икенче урынны Идел буе районының 16-нчы номерлы гимназиясеннән Инсаф Газизов яулады. Өченче урында - Киров районының 4-нче номерлы гимназия-интернатыннан Сергей Романов.
Балалар белән уртак тел таба һәм аларга ярдәмгә килә белүләре өчен педагог-психологларны бүләкләделәр. Совет районының 15-нче номерлы мәктәбеннән Румия Консбаева - беренче, Мәскәү районының 120-нче номерлы мәктәбеннән Светлана Кузовкова - икенче, Совет районының 140-нчы номерлы мәктәбеннән Софья Хафизова өченче булды.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да бар иде. Алар «Кеше тәрбияләү» номинациясендә көч сынашты. Беренче урынны Мәскәү районының 172-нче номерлы мәктәбеннән Вероника Державина яулады, икенче урынны Совет районының 11-нче номерлы гимназиясеннән Динара Зыятдинова, өченче урынны Идел Буе районының 40-нчы номерлы гимназиясеннән Елена Савинова алды.
«Ел тәрбиячесе» номинациясендә иң югары бәягә Мәскәү районының 311-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев лаек булды, икенче урынга Совет районының 29-нчы номерлы прогимназиясе тәрбиячесе Елена Пономорцева, өченче урынга Идел Буе районының 31-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Репина лаек булды.
Өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә Киров районының «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү фәне укытучысы Аида Горбунова иң яхшысы дип табылды. Икенче урында - Авиатөзелеш районының «ЦВР» табигый-фәнни предмет укытучысы Анна Григорьева. Өченче урында - Киров районының 152-нче номерлы гимназиясенең социаль-педагогик фән укытучысы Артем Березин.
Конкурста җиңүчеләрне шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең концерт номерлары белән котладылар.