(Казан
шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма
комитетында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Казанның тарихи җирлек
территориясендә архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эш
төркеме утырышын уздырды. Комиссия тарафыннан каралган 12 объектның 11-е
Татарстан Президентына килештерүгә тапшырылачак. Баш архитектор «Казан үзәге –
тотрыклы үсеш» концепциясен эшләүнең өченче этабы кысаларында шәһәрнең тарихи
өлеше өчен типлаштырылган йортлар проектларын кертү тәкъдимен кертте.
Утырыш барышында катнашучылар Гоголь ур., 8, Спартак
ур., 83, Уң Болак ур., 31, Карелия ур., 41, Себер тыкрыгы, 20, Кәрим Тинчурин
ур., 2б, шулай ук Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендәге торак комплекс,
элеккеге хәрби госпиталь янындагы территорияне үстерү, Тукай урамы буенча
урнашкан сәүдә объекты, Калинин урамы буенча урнашкан кунакханә, Несмелов урамы
буенча урнашкан терраса һәм тарихи җирлек территориясендә типлаштырылган торак
төзелеше вариантлары буенча фикер алыштылар.
Беренче булып Павлюхин һәм Шаляпин урамнары
киселешендә урнашкан тугыз катлы торак комплекс төзелеше расланды. Казанның баш
архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, объект квартал структурасына
туры килә, аның янәшәсендә булган төзелеш барышын кабатлый һәм катлар буенча
барлык параметрларга туры килә. Шулай ук эшче төркем Тукай урамындагы сәүдә
объектын да килештерде, анда тотрыклы үсеш концепциясе буенча тарихи стильдә төзелеш
алып барыла. Моңа кадәр ике объект та шәһәр төзелеше советын узган иде.
Утырыш барышында Гоголь ур., 8 адресы буенча урнашкан
офис бинасын реконструкцияләү буенча фикер алыштылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә
бинаның алгы фасадының беренче катын гына сак астына калдырырга, ә калганнарын
реконструкция барышында заманча архитектура чишелешләрен сакларга тәкъдим
ителде. Катнашучыларның барлык кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң,
Казан Мэры республика Президентына объектны реконструкцияләүнең берничә
вариантын тәкъдим итәргә кушты.
Эшче төркем шәһәр төзелеше советында торак йорт һәм
Спартак ур., 83 адресы буенча хезмәт күрсәтү объектлары булган күп функцияле
комплекс төзелешен раслады. И.Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, проект күп тапкыр
төзәтелгән, хәзер ул әйләнә-тирә төзелешкә органик рәвештә туры килә. Моннан
тыш, Уң Болак ур., 31 адресы буенча урнашкан офис үзәге хупланды. Комиссиягә
раслауга тотрыклы үсеш концепциясенә туры килә торган тыныч колористик вариант
тәкъдим иттеләр. Калинин урамындагы кунакханә төзелешен расладылар, моңа кадәр
ул шәһәр төзелеше советында хупланган. Заказчылар биредә Казан дәүләт
архитектура-төзелеш университеты янында урнашкан гаилә студентлары өчен
кунакханә оештырырга тәкъдим иттеләр, дип аңлатты шәһәрнең баш архитекторы.
Президент комиссиясенә биналары КФУга тапшырылган Карл
Маркс урамындагы элеккеге хәрби госпиталь артында урнашкан территориядәге ике
участокны үстерү концепциясен эшләп бетерергә тәкъдим иттеләр. Беренчесендә өч
иске бина реконструкцияләнәчәк, соңыннан анда балалар бакчасы, кафе һәм
рестораннар урнаштыру планлаштырыла. Әлеге корылмалар тирәсендә территорияне
төзекләндерәчәкләр һәм шәһәрлеләр өчен керү юлын ачачаклар (элек бу участок
койма белән ябылган иде). «Без территориянең шәһәр халкы өчен ачык булуын таләп
итәргә тиеш. Биредә коймалар булмаска һәм башка ял итү урыннарына чыгу
мөмкинлеге булырга тиеш», – дип ассызыклады И.Метшин. Икенче участокта торак
комплекс булачак. Узган атнада төзүче җирле массакүләм мәгълүмат чараларына
туган якны өйрәнүчеләр һәм археологлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләнгән
әлеге проектны тәкъдим итте.
Утырыш барышында эшче төркем шулай ук Несмелов урамы
буенча урнашкан «Заречная» канализация-насос станциясен чыгару камерасы
өстендәге терраса төзелешен, Карелия ур., 41 адресы буенча урнашкан шәхси торак
йорт һәм Себер тыкрыгы, 20 буенча урнашкан блокланган торак йорт проектларын да
хуплады. Экспертлар Президентка килештерүгә бары тик Кәрим Тинчурин урамы, 2б
адресы буенча урнашкан АЗС бинасын реконструкцияләүне генә кертмәделәр, чөнки
проект эшләнеп бетмәгән.
Утырышта тарихи җирлек территориясендә типлаштырылган
торак төзелеше мәсьәләсе буенча аерым фикер алыштылар. «Барлык кешеләрнең дә
архитектура остаханәләрендә проектларга заказ бирү мөмкинлеге юк, шуңа күрә без
«Казан үзәге – тотрыклы үсеш» концепциясен эшләүнең өченче этабы кысаларында
шәһәрнең тарихи өлешендә кулланырга мөмкин булган типик йортлар блогын кертергә
тәкъдим итәбез», – диде И.Төхвәтуллина. Казан Мэры әлеге инициативаны хуплады
һәм торак йортларның милекчеләрен сайлау буенча берничә тәкъдим ясарга кушты.
«Халык моның өчен рәхмәтле булачак», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан каралган
12 объектның 11-е Татарстан Президентына килештерүгә тапшырылачак.
Утырыш эшендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча
ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР
Комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Радик Шәфигуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, «Иске
шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая һәм башка
белгечләр, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы архитекторлары катнашты.