(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Быел Казанда медицина учреждениеләрен ремонтлау һәм модернизацияләү буенча эш дәвам итәчәк. Татарстан башкаласында барлыгы алты сәламәтлек саклау объектын ремонтлау планлаштырыла. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча эшне көчәйтергә чакырды.
Быел республика Президенты ярдәме белән 18-нче номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханәсен, 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсен, сугыш ветераннары госпитален, төбәкара клиник-диагностика үзәген, Академик Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсен һәм балалар республика клиник хастаханәсен модернизацияләү планлаштырыла, дип хәбәр итте үз чыгышында Илсур Метшин.
«Модернизация фасадларны һәм кабинетларны ремонтлауны гына түгел, ә барлык эчке процессларны – керү төркемнәреннән алып заманча операция залларында уникаль операцияләр ясау мөмкинлеген булдыруга кадәр яңартуны күз алдында тота», – дип ассызыклады ул.
Казанда медицина учреждениеләренең техник базасын яңарту һәм капиталь ремонтлау югары темплар белән бара, әмма халыктан медицина ярдәмен күрсәтү сыйфаты буенча кисәтүләр килә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. «Халыкның электрон язылу сервисының канәгатьләнерлек булмавына, табибларга һәм тар белгечләргә кабул итүгә чиратка һәм башка мәсьәләләргә карата шелтәләре бар, - диде Р.Миңнеханов. - Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты планлы рәвештә арта. Әмма киләчәктә медицина учреждениеләренең торгызылуын гына түгел, аларның ничек кулланылуын, персоналның ничек эшләвен, гражданнарны ничек каршы алуларын һәм аларга хезмәт күрсәтүне дә күзәтеп торырга кирәк. Бу медицина хезмәте күрсәтелүнең мөһим күрсәткечләре».
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Казанда беренчел сәламәтлек саклау челтәре медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программа старт алды. Республика башкаласында сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауга 1 млрд 665 млн сум бүлеп бирелде, ике ел эчендә 68 сәламәтлек саклау объекты ремонтланды. Быел ТР Президенты инициативасы буенча стационарларны – дәвалау учреждениеләрен һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау программасы старт ала.