(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда агынты сулар утырмаларын эшкәртү буенча завод төзелешен тәмамлау һәм ләм кырларын эксплуатацияләүне туктату планлаштырыла. Иң яхшы көнбатыш белгечләрен җәлеп итеп тормышка ашырыла торган әлеге проект шәһәр өчен иң мөһим экологик проблемалардан арынырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте.
«Илкүләм проектлар безгә бурычларны хәл итүдә без күз алдына да китермәгән юлларны табарга ярдәм итә»
Казанда масштаблы экологик проектлар гамәлгә ашырыла, алар арасында агынты суларны эшкәртү буенча завод төзелеше төп урынны алып тора, дип билгеләде үз чыгышында Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы, төзелеш тәмамланганнан соң, Идел буенда рекреацион зона булдырып, ләм кырларын рекультивацияләү өчен технологияләргә анализ үткәрү планлаштырылуын хәбәр итте. Шулай ук шәһәр планнарында - элеккеге Самосыр чүплеген яшелләндерү – анда агачлар һәм куаклар утырту, диде Мэр.
Бу мөһим программаларны гамәлгә ашыру милли проектлар кысаларында алып барыла, дип искәртте Татарстан Президенты. «Илкүләм проектлар – бурычларны хәл итүдә без күз алдына да китермәгән юлларны табарга ярдәм итә торган мөһим өстәмә ресурслар ул, - диде Р.Миңнеханов. - Ләм басулары - чын экологик бомба. Ә без аларны бөтенләй булдырмау өстендә эшлибез. «Иделне савыктыру» федераль проекты безгә бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без, экологик проблемаларны киметү өчен, бу эшне иң яхшы көнбатыш белгечләре белән бергә алып барабыз».
Исегезгә төшерәбез, ләм утырмасын термомеханик эшкәртү буенча яңа цех төзү эшләре 2019 ел башында старт алды. Яңа корылмалар һәр тәүлек 96% дымлылыктагы 340 тоннадымлы ләм утврмасын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, термоутилизациядән соң 100 тоннага кадәр гранулалы матдә чыгарылачак. Бу матдә шәһәр хуҗалыгының һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә кулланыла ала. Киләсе этапта 90 га мәйданда ләм кырларын рекультивацияләү һәм аларны эксплуатациядән чыгару планлаштырыла.
«Икенчел чималны эшкәртү - киләчәк буыннар сәламәтлеге нигезе»
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә дә быел эш дәвам итәчәк. «Без бу эшне ике ел элек башласак та, юлның башында гына торуыбызны танырга кирәк», – диде Мэр. Шәһәрдә процессны техник оештырудан алып экологик тәрбиягә кадәр калдыклар белән эш итүнең заманча системасын кертү өчен бөтен көчне тупларга кирәк, дип ассызыклады ул.
«Безгә барлык җәмәгать урыннарында – мәктәпләрдә, югары уку йортларында, сәүдә үзәкләрендә, кеше күпләп йөри торган юл чатларында – чүп-чарны аерым җыю өчен фандоматлар һәм контейнерлар куярга кирәк. Икенчел чималны эшкәртүгә керешеп, пластик шешәләрне эскәмияләргә, чүп савытларына һәм кече архитектура формаларына әйләндерүгә ирешергә кирәк. Бу киләчәк буыннар сәламәтлеге нигезе», – дип дәвам итте шәһәр башлыгы.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү һәм киләчәктә эшкәртүнең уңышы күпчелек очракта шәһәрлеләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсенә бәйле, дип саный И.Метшин. Мэр бу процесска волонтерлык хәрәкәтен, экологик җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, аңлату әңгәмәләре үткәрергә һәм агитация эшләре алып барырга чакырды.
Шулай ук быел Казанда «Заречная» канализация суырту станциясе төзелешен тәмамлау планлаштырыла, дип искәртте Мэр. Яңа объектны кулланышка кертү шәһәрнең 553 мең кеше яшәгән төньяк өлешеннән юынты суларны чистарту корылмаларына 20 мең куб. м күләмендә кабул итү һәм транспортлау мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, «Заречная» канализация суырту станциясе өстәмә рәвештә 12 млн квадрат метр торак төзү мөмкинлеген бирәчәк.