(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Алинә Бережная). Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү - 100 иң яхшы проектка 100-әр мең сум - бүген Казан Мэры Илсур Метшин үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр белән очрашуда шундый карар кабул итте. Очрашу «Казан ярминкәсе»ндә узды, анда бу көннәрдә «Микрофабрикалар. Казан» күргәзмәсе уза.
Казанда бер ел эчендә үзмәшгульләр саны 18 меңгә кадәр артты.
Берничә дистә эшмәкәр һәм үзмәшгульләр җыелган очрашуны ачып, Казан Мэры ассызыклаганча, шәһәр өчен кече һәм урта бизнес вәкилләре белән элемтәдә тору бик мөһим, бүген аларның саны 180 меңне тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, бер ел эчендә Казанда теркәлгән үзмәшгульләр саны да арткан - аларның саны 18 меңгә җитә. «Үзмәшгульләр саны гына түгел, җитештерелә торган продукциянең сыйфаты да үсә, аны сатып алу, якыннарга бүләк итү дә рәхәтлек бирә. Бу зур хезмәт, без сезнең белән бергә үсәбез һәм алга барабыз. Ел дәвамында ирешкән күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр зур өмет уята», - дип мөрәҗәгать итте бизнес вәкилләренә И.Метшин. Шәһәр башлыгы мондый очрашулар муниципаль хакимиятнең бизнес вәкилләренә үз эшләрен үстерүдә ничек ярдәм итә алуын аңларга ярдәм итә, дип өстәде. «Сезнең тәкъдимнәрегез һәм теләкләрегез шәһәр өчен генә түгел, илебез өчен дә мөһим, максатны никадәр югарырак куйсак, без шулкадәр яхшырак нәтиҗәгә ирешәчәкбез», - диде И.Метшин.
Эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләсе фикер алышуда төп мәсьәләгә әверелде. Аерым алганда, киптерелгән җиләк-җимеш җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгуль Искәндәр Багданов продукцияне сатуга өстәмә акчалар бүлеп бирү зарурлыгын билгеләп үтте, чөнки банклардан бары тик кулланучылар кредитларын гына алырга мөмкин. Илсур Метшин яңа эш башлаучы үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен 100 мең сум күләмендә грантлар оештырырга тәкъдим итте, алар өстенлекле юнәлештә - туризм өлкәсендә 100 иң яхшы проектка бүлеп биреләчәк. Дәгъвачыларны махсус төзелгән комиссия сайлаячак. «Без банкларны, финанслау институтын алыштыра алмыйбыз, әмма көчебездән килгәнчә ярдәм күрсәтә алабыз», - дип җавап бирде И.Метшин.
Фикер алышу вакытында берничә тапкыр процент ставкасын киметү һәм кече һәм урта бизнесны ташламалы кредитлау программасы кысаларында кредит суммасын арттыру тәкъдиме яңгырады (бу программа буенча ташламалы кредит елына 5% ставка буенча бирелә). Казан Мэры искә төшергәнчә, әлеге программаны төзегәндә, 2007 елда, эшкуарларга эшчәнлекләренең башлангыч этабында ярдәм итү максаты куелган. «Без финанс институтлары белән көндәшлек итә алмыйбыз, бу субсидияне кертеп, без бизнес вәкилләренә «сулыш алырга», әмма шул ук вакытта алар өчен көндәшлек мохите дә тудырырга мөмкинлек бирдек», - дип аңлатты И.Метшин.
Һәр районда үзмәшгульләр өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк
Продукцияне сату мәсьәләсе дә актуаль булып кала бирә. Аерым алганда, үзмәшгульләр товарны сатып алучылар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәргә мөмкин булган үз мәйданчыкларында сатарга телиләр. Шәһәр башлыгына полимер балчыктан бизәнү әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче Елена Санникова шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, 2019 елда үзмәшгульләр өчен эре шәһәр чараларында - Сабантуйда, «Тәмле Казан» фестивалендә һәм башкаларда махсус мәйданчыклар оештырылган. Шәһәр Мэры мәйданчыклар санын арттырырга кирәк, дип ризалашты. «Сез үзегез катнашырга теләгән юл карталарын төзегез, ә без шәһәр ягыннан сезнең өчен тиешле чаралар әзерләячәкбез», - дип җавап бирде И.Метшин. Мэр шәһәрнең һәр районында 10 мәйданчык әзерләргә йөкләде, анда үзмәшгульләр, аренда өчен түләмичә, үз продукциясен сата алыр иде. «Казан ярминкәсе» директоры Лев Семенов үз чиратында мәйданчык буларак Оренбург трактындагы күргәзмә үзәген тәкъдим итте, ул продукция сату урынына гына түгел, ә тәҗрибә алмашу һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу мәйданчыгы да булыр иде.
Шулай ук очрашуда Халык кәсепләренең махсус галереясын төзү тәкъдиме дә яңгырады, анда бер урында үзәкләштерелгән рәвештә сувенир продукциясе тәкъдим ителер иде. Исегезгә төшерәбез, бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләренең берсе иде. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, проект игътибарга алынган. «Бу мәйданчык иртәгә үк барлыкка килмәячәк, әмма бу сорау хәл ителә, хуҗалык туристлар күпләп йөри торган урыннарда булырга тиеш. Продукциянең бәясе турында уйларга кирәк, ул җитештерүче урнаштырган бәядән күпкә артык булмасын», - диде И.Метшин. Әлегә альтернатива сыйфатында шәһәр башлыгы бердәм ресурс булдырырга тәкъдим итте, аның ярдәмендә реаль вакыт режимында эшкуарлар якын арада планлаштырылган чаралар һәм мәйданчыклар турында белә алыр иде.
«Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы генераль директоры Лиана Пахарева элмә такталарны рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләне күтәрде. Аның сүзләренчә, узган ел элмә такталар урнаштыру регламентлары һәм стандартлары булмау сәбәпле, административ комиссия линиясе буенча штрафларга мораторий салынган. Шуңа да карамастан, үзмәшгульләр быел элмә такталарын ничек урнаштырырга белмиләр. «Без бу эшне дәвам итәчәкбез, мораторий озайтылачак, кисәтүләр генә булачак, әмма кагыйдәләрне ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк», - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Микрофабрикалар. Казан» күргәзмәсе: тәгәрмәчле йорт, полимер-комлы плитә һәм азык-төлек продуктлары
Бизнес вәкилләре белән очрашу «Казан ярминкәсе»ндә очраклы гына оештырылмаган. Бу көннәрдә биредә «Микрофабрикалар. Казан» күргәзмәсе уза, биредә җиңел сәнәгать, җәмәгать туклануы, туризм, хезмәт күрсәтүләр, реклама һәм полиграфия, мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә эшләүче дистәләгән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр катнашты.
Илсур Метшин күргәзмәне карап чыкты, сатучылар шәһәр башлыгына куелган продукция ассортименты турында сөйләделәр. Эшмәкәрләрнең берсе Марат Фатыйхов автойортлар җитештерү белән шөгыльләнә, ул шәһәр башлыгына «тәгәрмәчле йорт»ның өстенлекләре турында сөйләде. «Йорт куллануда бик гади, аны тактырып, машинага тоташтыру да җитә. Анда иң кирәкле әйберләр бар - ризык әзерләү урыны, йокы урыннары һәм хәтта җылылык та», - дип аңлатты М.Фатыйхов.
Казан Мэрына шулай ук пластик эшләнмәләр әзерләү агрегаты эшен дә күрсәттеләр. «Бу җиһазлар басым астында кирәкле формадагы пластикны җитештерергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә эшләнмәләрне лаборатория җиһазлары өчен кулланырга мөмкин», - дип сөйләде эшкуар Андрей Одинцов.
Эш башлаучы эшкуарлар белән беррәттән күргәзмәдә үз продукциясен тәҗрибәле эшмәкәрләр дә тәкъдим итә. Алар арасында Нәҗип Нуретдинов та бар, ул 10 елдан артык инвалидлар өчен полимер-комлы тротуар тактиль плитәсен җитештерү белән шөгыльләнә. Эшмәкәр сүзләренчә, ул Казанда мондый бизнес белән шөгыльләнүче бердәнбер кеше. «Безнең плитә нык материалдан эшләнә, 10 ел эчендә әле бер генә плитә дә сафтан чыкмады. Ул шулай ук Мәскәүдә, Чуаш һәм Мари республикаларында да киң кулланыла», - дип сөйләде Н.Нуретдинов.
И.Метшин күргәзмәдә катнашучыларның активлыгын һәм аларның үсешкә омтылышын бәяләде, эшкуарларга уңышлы бизнес алып баруларын теләде. Шәһәр башлыгы мондый чаралар ачык диалог форматында киләчәктә дә үткәреләчәк, дип ышандырды. Очрашуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов катнашты.