Әлеге территория "100 сквер" программасына кертелде.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Декабристлар урамы буенча 189-нчы номерлы йорт ишегалдында ике ун катлы йорт төзелеше эшен туктатырга карар кылды, югыйсә бу инсоляция нормаларын һәм биредә яшәүчеләрнең гомуми кулланылыштагы территориягә хокукларын бозуга китерергә мөмкин. Яңа корылмалар урынына биредә сквер барлыкка киләчәк.
Мэрның Декабристлар урамы буенча 189 һәм 193 номерлы йорттагы халык белән очрашуга сәбәб булып, декабрь ахырында Интернет аша мөрәҗәгатьләр кабул итү бүлмәсенә ярдәм сорап килгән хат булды. Бүген алар шәһәр башлыгына инде 3 еллап үз хокукларын якларга тырышуларын, ишегалдында ике 10 катлы йорт төзелешенә алынган рөхсәтнең законлы булмаганын исбатларга тырышканнарын сөйләделәр. “Вакытында биредә яшел зона иде. Балалар уйнап, олылар саф һавада ял итәләр иде. Әмма 2001 елда ишегалдында төзелешкә рөхсәт бирелде. “Агора” компаниясе ике биек йорт төзелешенә рөхсәт алган”, - дип аңлаттылар Илсур Метшинга.
Казан Мэрына төзелеш фирмасының биек йортлар төзү белән чикләнмичә, планнары нигезендә башкарган проектны күрсәттеләр. Проектта өстәмә офис бүлмәләре, шулай ук машиналар өчен җир асты стоянкасы һәм җир өсте парковка урыннары каралган. “Шул ук вакытта җир асты суларын өйрәнү эшләре үткәрелмәде”, - дип экспертиза нәтиҗәләрен күрсәтте моның белән килешмәгән казанлылар.
Мондый төзелеш эшләренең бу урында мөмкин булмавы беренче караштан ук аңлашыла. Инде төзелгән йортлардан 10 метрда булган аралыкта йорт төзергә җыенганнар. Шуңа өстәп, якында ук 2-нче номерлы бала табу йорты һәм 9-нчы номерлы шәһәр хастаханәсе эшләп килә. Төзү эшләре алып барылган очракта, медицина учреждениеләренә юл ябылган булыр иде.
“2001 елда кабул ителгән карарлар өчен җавап бирә алмыйбыз, әмма мондый хәл килеп чыгу белән бәйле гафу үтенәм. Казанда билгеле бер урынга бәйле төзелеш эшләрен тулысынча туктатып булмый, һәр ситуацияне аерым карарга кирәк. Закон бозмыйча төзелгән объектлар да бар. Әмма бу очракта ялгыш карар кабул ителүе күренеп тора. Шәһәр Мэры буларак, әлеге ишегалдында йортлар төзелмәячәк дип сүз бирәм”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы февраль ахырына кадәр төзелеш фирмасының идарәчесе белән сөйләшәчәгенә ышандырды. “Аны да аңларга була, аны да сезне алдаган кебек, кәгазьләренә кул куйган чиновниклар алдаган. Төзелеш компаниясенә үз эшен эшләргә, халыкка эш хакы түләргә кирәк, шуңа күрә, без утырып, дөрес карар кабул итәрбез”, - диде Мэр.
Моннан тыш, Илсур Метшин казанлыларның бу урында элек яшел зона булуын искә алып, җәен бу урында сквер барлыкка киләчәген хәбәр итте һәм үзләренә дә бу эштә катнашырга тәкъдим ясады. “Мәркәзебездә парклар һәм скверларны казанлыларның үзләре белән төзү турында хыялланам. Шәһәр көненә бу урында яңа сквер барлыкка килсен дип, әйдәгез, бергә тырышыйк”, - дип тәкъдим итте шәһәр башлыгы халыкка. Биредә яшәүчеләр әлеге тәкъдимне зур энтузиазм белән кабул итте.