(KZN.RU, 28-нчегыйнвар). Бүген Казан Ратушасында Казан МэрыИлсур МетшинӘзербайҗан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаровбашлыгында килгән делегация белән очрашты. Ратушага делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып килде.
Исегезгә төшерәбез, Әзербайҗанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казанга өч көнлек эш визиты белән кичә килде. Башкалага килгән көнне кунаклар Казан студентларының Универсиада Авылында яшәү шартлары белән танышты, шуннан соң Универсиаданың “Буревестник” йөзү бассейны, “Санкт-Петербург” теннис һәм волейбол үзәге спорт объектларында булып кайттылар.
Моннан тыш, делегация Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биналар комплексында булды. IT-паркта делегация әгъзалары “112” бердәм телефон номеры аша кичектергесез ярдәм күрсәтү службалары чакырту системасы проектын тормышка ашыру эше белән таныштылар.
Әзербайҗанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Кәмаледдин Гейдаров “Ак Барс” көрәш сараенда тхэквандо буенча Европа квалификация турнирының ярышларын ачып җибәрү тантанасында катнашты.
Кунаклар делегациясе Татарстанның эре предприятиеләренә барып кайтуны планлаштыра. Аерым алганда, кунаклар бүген Казан вертолет заводында булып кайтты, биредә аларга – Ми-8, Ми-17, “Ансат” вертолетларының төрле модельләре, шулай ук боралакларны коткару хезмәтләре өчен җиһазландыру вариантлары тәкъдим ителде. Делегация әгъзалары заводның җыю цехында эшләнә торган машиналарны карады, биредә үк алар игътибарына Әзербайҗан Хәрби-һава көчләре өчен төзелгән әзер боралакларның берсе – Ми-17 вертолеты тәкъдим ителде.