Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара.
(KZN.RU, 25-нче гыйнвар).Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының XI сессиясе уза. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара. Сессия эшендә 50-дән 45 депутат катнаша, бу – карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Көн тәртибендә - 9 сорау, шул исәптән – халык арасында наркотиклар таралуга профилактика үткәрү һәм Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Депутатлар шулай ук түбәндәге сорауларны тикшерәчәк:
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында,
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында”гы карар проекты турында,
“Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе” муниципальказна учреждениесен ябу турында,
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структурасы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында,
Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында,
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
“Төрлесе” дигәндә, депутатлар урамнарны һәм ишегалды территорияләрен җыештыру турындагы мәсьәләне тикшерәчәк.