Казан йортларының ишегалларын кардан җыештырганда яңа реагентлар куллана башлыйлар
(KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казанның ишегаллары территорияләрен кардан һәм боздан җыештырганда яңа реагентлар кулланылачак. “Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә ТКХ комитетының рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, яңа реагентларны куллану икътисади яктан да отышлы. Моннан тыш, заманча реагентлар ком-тоз кушылмасы кебек газоннардагы чирәм өчен зарарлы түгел.
Хәзерге вакытта реагентларны җитештерүчеләр белән сөйләшү эшләре алып барыла, дип аңлатты ТКХ комитеты рәисе. “Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә билгеләнгәнчә, тротуарларны боздан һәм кардан начар чистартуга бәйле Интернет аша зарлар килеп тора. Ишегаллары буенча рейдлар нәтиҗәләрен яңгыратканда, Искәндәр Гыйниятуллин шуны билгеләде – подъездлар янындагы мәйданчыклар һәм тротуарлар яхшы чистартылган, ә ишегалларында йөрү юллары турында болай әйтеп булмый.
“Ишегалларын җыештырганда техника эшен калдырылган машиналар комачаулый”, - дип аңлатты ул. Мэр коммунальщикларга эш режимын дөрес билгеләргә, ул йортларда яшәүчеләр белә килешеп, бер дә булмаса – ишегалларына керү юлларын ябып торырга киңәш итте.