(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы бөтен республика уңышларының нигезе булып тора. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тулуга багышланган тантаналы чарада әнә шулай дип белдерде. Чарада Илсур Метшин, шулай ук республика ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, прокуратура хезмәткәрләре һәм прокуратура органнары ветераннары катнашты.
Прокуратура дәүләтчелекнең нигезе булып тора, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов тантанада катнашучылар алдында ясаган чыгышында. “Законнар төгәл үтәлмәсә дәүләт яши алмый”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Татарстан Президенты бүгенге көндә республика прокуратурасының күп кенә мәсьәләләр белән шөгыльләнүен искәртте. Моңа тарихи үзәкне саклау мәсьәләләре, транспорт, республика һәм федераль законнарның үтәлешенә бәйле проблемалар керә.
Рөстәм Миңнеханов прокуратура ветераннары адресына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. ТР башлыгы фикеренчә, бу кешеләр прокуратура органнарының бүгенге уңышларына нигез салган.
Республика президенты прокуратура хезмәткәрләренә бүләкләр, шулай ук Татарстан прокуроры Кафил Әмировка «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.