Шәһәр башлыгы юбилярга “Казан хакына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” хөрмәт билгесен тапшырды.
(KZN.RU, 12-нчы гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшинбүген профессор, КФУ юридик факультетының дәүләт теориясе һәм тарихы, хокукы кафедрасының мөдире Юрий Решетовны 70 яшьлек юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы юбилярга “Казан хакына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” хөрмәт билгесен тапшырды.
Юрий Решетов уку-укыту эшен 1971 елдан алып бара, бу вакыт эчендә ул берничә буын юристларны тәрбияләгән. Шул исәптән, юридик факультетны тәмамлауга, Юрий Решетов кафедрасы каршында Илсур Метшин да аспирантурада укыган. Галим тарафыннан 50-дән артык фәнни хезмәт әзерләнгән. Укыта торган фәннәре: “Теория государства и права”, “Реализация права”.
Белешмә: Юрий Сергеевич Решетов 1942 елның 12 гыйнвары көнне Мариййская АССРның Сернур районында урнашкан Сернурпоселогында туган. 1968 елда Казан дәүләт университетының юридикфакультетын, ә 1972 елда шул ук университетның аспирантурасын тәмамлаган.
1972 елда С.Г.Батыев җитәкчелешендә “Президиум Верховного Совета АССР” темасына кандидатлык диссертациясе, 1991 елда – “Механизм реализации советского права” темасына докторлык диссертациясе яклаган.
Юридик фәннәр докторы, профессор.