Динара Камалеева Мәскәүгә күчә
(KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалеевага Дәүләт Кремль сараенда халыкара мәдәният проектларын җитәкләргә тәкъдим килеп ирешкән. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Бу юлы кадрлар алмашы түгел, кадр “югалтуы” кичерә, - Динара Камалееваның Мәскәүгә эшкә күчүе турында шулай дип белдерде шәһәр башлыгы.– Әллә ни күп вакыт та үтмәс, Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан мәдәният-сәнгать эшлеклеләре теләсә нинди бәйрәмдә Кремль сараеның төп артистлары булыр”, - диде И.Метшин.
Бу исә без әзерләгән белгечләрнең ни дәрәҗәдә югары бәяләнүе күрсәткече, дип, шәһәр Думасы һәм җитәкчелек исеменнән рәхмәт белдереп, Мэр аңа Мактау грамотасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Саубуллашу сүзе белән чыккан Д.Камалиева исә, Казанда оештыру бүлеге белгеченнән шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгына кадәр үсәрлек этәргеч биргәннәргә рәхмәт әйтеп, инде ил күләмендәге киңлеккә чыгарлык итеп формалашуын хезмәте белән акларга вәгъдәләде.