(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 2019 елда Казанның Совет районында 75 күпфатирлы
йортка капиталь ремонт ясалган, 325 подъезд, 500 мең кв.м мәйданлы 30 юл
яңартылган, 49 ишегалды төзекләндерелгән һәм калдыкларны аерым җыю өчен 27
контейнер мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында
Казан Мэры Илсур Метшинга Совет районы администрациясе башлыгы Роман
Фәтхетдинов җиткерде.
Администрация башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 елда
Совет районы халкы 7,7 мең кешегә арткан. Район территориясендә 28 күпфатирлы
һәм 175 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 63 торак
төзелеше объекты төзелә, 33 күпфатирлы йортны быел тапшырачаклар.
Районда халык саны арту сәбәпле, ике мәктәп (Нәҗип
Җиһанов урамы буенча 1224 урынга һәм «АРТ сити» торак комплексында 1501 урынга)
һәм өч балалар бакчасы («Светлая долина» торак комплексында 680 урынга, «Мой
ритм» торак комплексында һәм «Весна-2» торак комплексында) төзелә.
Узган ел 75 күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү
ясау буенча 425 млн. сумлык зур эш башкарылган. Бүгенге көнгә районда ремонтка
мохтаҗ йортларның 60%-ы төзекләндерелгән.
Йорт яны территорияләрен төзекләндерү дәвам итте –
узган ел ишегалларында 14 уен комплексы ясалды, 153 балалар мәйданчыгы һәм 47
спорт элементы урнаштырылды. Шулай ук Красная Позиция ур., 29 һәм Ершов ур., 55
адресы буенча урнашкан ишегалларына комплекслы төзекләндерү ясалды.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен узган ел торак фондта
телефоннан файдаланырга мөмкин булган «акыллы домофон» системасын гамәлгә кертә
башладылар, ә подъездга face-id технологиясе буенча гына кертәләр.
Р.Фәтхетдинов сүзләренә караганда, 2020 елның февралендә «Азино-1» идарәче
компаниясе йортлары тулысынча система белән колачланачак, быел «акыллы домофон»
шулай ук «Азино-2», «Торак һәм уңайлылык» идарәче компанияләре йортларында да
барлыкка килә башлаячак.
Билгеләп үтелгәнчә, Совет районында калдыкларны аерым
җыю өчен 27 контейнер мәйданчыгы төзелгән. Шулай итеп, район территориясендә
чүпне сортларга аеру 80%-тан артык йортта яки 1223 күпфатирлы йортта алып
барыла. Тулысынча күчү өчен тагын 349 мәйданчыкны төзекләндерү таләп ителә,
шуларның 203-е – «Безнең ишегалды» республика программасы
кысаларында.
Узган ел «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәген реконструкцияләүне тәмамлау район тормышында зур вакыйга
булды, хәзер Сәидгалиев исемендәге мәдәният сараена капиталь төзекләндерү
ясала.
Район башлыгы Азинода мәдәни үзәкнең булмавын зур
проблема итеп билгеләде һәм хәзер Җиңү проспекты, 172 йорт янында урнаштырырга
планлаштырыла торган мәдәни үзәкне проектлау эше баруын хәбәр итте.
Биредә яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны – Дәрвишләр
микрорайонындагы Каенлык һәм Комсомол күлен төзекләндерү дә бик әһәмиятле эш
булды. Быел тагын дүрт парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла – Сәидгалиев
исемендәге мәдәният йорты янындагы паркны һәм Заря урамындагы скверны, шулай ук
Архитектор Гайнетдинов урамындагы «Грин» торак-комплексы янындагы һәм Зорге
урамындагы «Привилегия» торак комплексы янында яңа скверларны төзекләндерү
көтелә.
Р.Фәтхетдинов сөйләвенчә, районда барлыгы 38 гомуми
белем бирү учреждениесе, 17 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 89 муниципаль
мәктәпкәчә учреждение исәпләнә. Узган ел Фикрәт Табиев ур, 4 адресы буенча 1501
урынга исәпләнгән 185-нче номерлы күппрофильле лицей һәм Красная Позиция ур., 37
адресы буенча 93-нче номерлы гимназиянең өстәмә корпусы
ачылды. Моннан тыш, 8 мәктәп ашханәсе һәм 4 спорт залы ремонтланды.
Узган ел район территориясендә 990 урынга исәпләнгән 4
балалар бакчасы ачылды: Курынов ур., 8 адресы буенча 340 урынга исәпләнгән
115-нче номерлы, Фикрәт Табиев ур., 2 адресы буенча 340 урынга
исәпләнгән 158-нче номерлы, Родина ур., 26д адресы буенча 260 урынга
исәпләнгән 183-нче номерлы һәм Завойский ур., 27 адресы буенча 50 урынга
исәпләнгән 146-нчы номерлы балалар бакчалары. Моннан тыш, узган ел 575
урынга исәпләнгән биш балалар бакчасында капиталь төзекләндерү тәмамланды.
Р.Фәтхетдинов шулай ук төп икътисадый күрсәткечләр –
төяп җибәрелгән товарлар күләме (45,7 млрд. сумлык товарлар төяп җибәрелгән)
һәм төп капиталга инвестицияләр (36,2 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән),
шулай ук эшсезлекне киметү (эшсезлек дәрәҗәсе – 0,5%) турында хәбәр итте. Шулай
ук районның барлык төп предприятиеләренең – «КОМЗ» АҖ, «Казанкомпрессормаш»
ААҖ, «ГИПО» фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, «В.И.Шимко исемендәге
«Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ
җитештерү күләмнәре дә арткан. Совет районында бүгенге көндә 11,9 меңнән артык
кече предприятие исәпләнә, аларда 44,5 меңнән артык кеше хезмәт итә. Моннан
тыш, 4733 үзмәшгуль кеше үз эшчәнлеген алып бара. Ел нәтиҗәләре буенча район
территориясендә эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр саны 7%-ка арткан
(27940 оешма).
2020 елга планлаштырылган
башка эшләр турында сөйләгәндә, район хакимияте башлыгы социаль әһәмиятле
объектларны төзекләндерү дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Шулай итеп, 500 мең
кв.м мәйданлы 31 юл, 330 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы, 83 ишегалды, 81
күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк.