(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, агымдагы елның 1-нче сентябреннән 2023 елның 1-нче сентябренә кадәр ил Хөкүмәтенә субъектларның башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары катнашында башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне тәэмин итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юлламасында әнә шундый йөкләмә бирде.
Республикадагы вәзгыять турында Татарстан Мәгариф һәм фән министры хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, 2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә башлангыч сыйныфларда 200 меңгә якын укучы белем ала. Агымдагы уку елында мәктәпләрнең 85%-ы мәктәп укучыларын мөстәкыйль рәвештә тукландыруны тәэмин итә, барлык мәктәпләрнең 15%-ы читтән килгән оешмаларны җәлеп итеп, укучыларны тукландыруны тәэмин итә.
Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендәге хәл турында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында мәктәп ашханәләренә инвентаризация үткәрергә, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар (пешекчеләр, азык-төлек блогы хезмәткәрләре) белән комплектлануын бәяләргә кушты. Моннан тыш, Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре, муниципаль берәмлекләр белән берлектә мәктәп туклануын оештыру һәм аның сыйфатын тикшереп торуны йөкләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, мәктәп туклануының сыйфатын тикшереп тору мәсьәләләренә иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү мөһим, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.