(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Быел Казанда беренче полилингваль «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» гомуми белем бирү комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
Йокы корпусы булган, 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәп Бондаренко урамында төзелә. Түбәсе ябылган бина эчендә киңәшмәдә катнашучыларга уку сыйныфлары интерьерларының өч вариантын һәм булачак мәктәп коридорын тәкъдим иттеләр. Шулай ук Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп һәм Бичурин урамындагы билингваль мәктәп фасадларының дизайн эскизлары әзерләнгән инде. Бичурин урамында урнашкан 165-нче номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле гомуми белем бирү мәктәбе Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын булдыру өчен база мәктәбе буларак сайланган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Аннары булачак уку кабинетларының берсендә киңәшмә узды, анда агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. «Без - алдан юл ярып баручылар. Агымдагы елның беренче сентябренә - Бөек җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллык юбилее елында без әлеге беренче полилингваль белем бирү комплексын матур итеп тапшырырга тиеш. Хәзер без төзелешнең соңгы этабына керешәбез, шуңа күрә вак-төякләр юк һәм булырга тиеш тә түгел», - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге комплексның Казан халкына чын бүләк булуын ассызыклады. «Бу - нык һәм матур агачлар үсәчәк һәм киләчәк буыннарга файда китерәчәк орлыклар», - диде шәһәр башлыгы.
«Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» белем бирү комплексы 672 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәпне һәм 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәпне (Бичурин ур.), 240 урынга исәпләнгән йокы корпусы булган 1224 балага исәпләнгән полилингваль мәктәпне (Бондаренко ур.) һәм «Ялкын» балалар белем бирү лагере (Горький шоссесы) базасында 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы барлыкка киләчәк беренче шәһәр булачак. 2022 елга кадәр барлыгы алты шундый комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алачак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру.