(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда, «Юдино» микрорайонындагы «Локомотив» стадионында Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм беренчелек ачылды. Чарада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россия Героеның хатыны Елена Ашихмина улы белән бергә катнашты. Илсур Метшин спортчылар һәм Сергей Ашихминның туганнары белән аралашты, аннары яңартылган «Локомотив» стадионы янындагы территорияне карап чыкты.
«Мин бу ярышларның икенче тапкыр узуына бик шатмын һәм оештыручыларга рәхмәтлемен. Бу Сергейның яраткан спорт төре иде», - диде Елена Ашихмина. Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә багышлана. Майор Казанда 2012 елның 24-нче октябрендә «Эдельвейс» контртеррористик операциясендә катнашкан вакытта, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган. 2017 елда Мәскәү районының 130-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое, майор Сергей Ашихмин исеме бирелде, шунда ук аңа багышланган экспозиция ачылды.
Казанның иң яхшы чаңгычылары ике көн дәвамында, 15-16-нчы февраль көннәрендә район һәм спорт клублары составында сигез яшь төркемендә ярышалар: 1978 елгы һәм өлкәнрәк ир-атлар, 1979-1999 елгы ир-атлар, 2000-2001 елгы, 2002-2003 елгы егетләр, 1978 елгы хатын-кызлар һәм өлкәнрәкләр, 1979-1999 елгы хатын-кызлар, 2000-2001 елгы, 2002-2003 елгы кызлар, бүген спортчылар ирекле стильдә ярыштылар, иртәгә алар классик стильдә дистанцияне узачаклар.
Казанлылар традицион рәвештә спортның массакүләм төрләре буенча ярышларда актив катнаша. Узган атнада «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды, анда 21,5 меңнән артык кеше катнашты. «8-нче февральдә стартка чаңгы ярышларын яратучылар чыкты, бүген исә дистанциягә профессиональ спортчылар чыга. Мин Сергей Ашихмин истәлегенә багышланган әлеге турнирны традицион итәргә һәм аны ел саен үткәрергә тәкъдим итәм», - диде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Бүгенге ярыш нәтиҗәләре буенча ирекле стильдә 1978 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар төркемендә Елена Горохова, 1979-1999 елгы хатын-кызлар төркемендә Светлана Травина, 2000-2001 елгы яшүсмер кызлар төркемендә Алинә Галимҗанова, 2002-2003 елгы кызлар төркемендә Зөлфия Хәбибрахманова, 1978 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар төркемендә Сергей Малагин, 1979-1999 елгы ир-атлар төркемендә Виталий Талманов, 2000-2001 елгы яшүсмерләр төркемендә Нияз Фатыйхов, 2002-2003 елгы егетләр төркемендә Ренат Сираҗетдинов җиңүчеләр булдылар.
Иртәгә классик стильдә ярышлар 10.30 сәгатьтә башлана.