(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү 15-нче февральдә илдә билгеләп үтелә торган Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә туры китерелгән. Бүләкләү тантанасы Казан Кремленең Губернатор сараенда узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
«Бүген илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу - төрле елларда хезмәт итү бурычы буенча якын һәм ерак чит илләрнең кайнар нокталарында халыкара терроризмга каршы торучыларга тирән хөрмәт күрсәтү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әфган сугышы ил тарихында мәңгегә хәрби батырлык, сугышчы-интернационалистларның ныклыгы һәм патриотизмы символы буларак калачак. Сез – Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңгән әти-бабаларыбызның батырлыгын лаеклы дәвам итүчеләр».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен дә билгеләп үтүләрен искә төшерде.
«Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 300-гә якыны һәлак булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без намус һәм батырлык белән, кайчагында үз гомерләре бәрабәренә Ватан мәнфәгатьләрен яклау буенча офицер һәм солдат бурычларын үтәгән кешеләр алдында бурычлыбыз. Безнең өчен ил тарихында бу сәхифәне саклап калу һәм аны үсеп килүче буынга җиткерү мөһим». Рөстәм Миңнеханов барлык ветераннарга сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрсен», - диде ул.
Республика Президенты Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай итеп, «Дуслык» ордены БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы Сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча комитет рәисе (1991 елдан 2014 елга кадәр), Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Руслан Аушевка тапшырылды. «Дуслык» ордены шулай ук җәмәгать эшлеклесе, Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, Россия Герое Ильяс Даудига, Татарстан Республикасы Хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы рәисе, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Егоровка тапшырылды.
Бүген Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Николай Балашовка, Павел Борисовка, Иршат Гатиятуллинга, Марат Шәйхетдиновка автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Тантана ахырында сугышчы-интернационалистларга куелачак һәйкәл проекты буенча фикер алышу узды. Бу хакта «Әфганстан ветераннарының Россия берлеге» Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш хәбәр итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.