(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Ксения Швецова). 19-нчы һәм 20-нче февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен күргәзмә узачак. Ул кече бизнес вәкилләре һәм үзмәшгульләр эшлекле элемтәләр урнаштыра, тәҗрибә уртаклаша, яңа белемнәр һәм компетенцияләр ала алачак универсаль мәйданчык булачак. Күргәзмәдә җиңел сәнәгать, җәмәгать туклануы, туризм, хезмәт күрсәтү, реклама һәм полиграфия, мәгълүмати технологияләр вәкилләре һәм башка бик күпләр катнаша. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Күргәзмәнең мөһим өлеше булып белем бирү программасы торачак, анда уңышлы эшмәкәрләр һәм дәүләт ведомстволары вәкилләреннән лекцияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Шулай итеп, Федераль салым хезмәте һәм Пенсия фонды белгечләре бизнес өчен салым режимындагы яңалыклар һәм һөнәри керемгә салым турында сөйләячәкләр. Банк җәмәгатьчелеге вәкилләре кече бизнес һәм үзмәшгульләр өчен үз продуктларын тәкъдир итәчәкләр, ә ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре кече бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Күргәзмә яңа партнерлар, җирле җитештерүчеләр, комплектлау әйберләре һәм хезмәтләргә ия булу ягыннан да зур бизнес вәкилләренә кызыклы булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Артур Вәлиәхмәтов.
Күргәзмәдә Икътисади үсеш комитеты вәкилләренең эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак, аның кысаларында Казанда кече бизнесны үстерү белән бәйле мәсьәләләр каралачак һәм «һөнәри керемгә салым» пилот проектын гамәлгә ашыруның беренче елына нәтиҗәләр ясалачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эшкуарларның узган елның төп нәтиҗәләре турындагы фикере – кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эшнең мөһим өлеше. «Бер ел элек нәрсә турында сөйләшеп, нәрсә килеп чыкканын, быел нәрсәне гамәлгә ашырачагыбызны белергә кирәк», - диде шәһәр башлыгы.
Күргәзмәдә катнашу өчен Икътисади үсеш комитетының эшкуарлыкка ярдәм итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.