(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Алинә Бережная). Зур Казан боҗрасын реконструкцияләү кысаларында, Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге юл участогының төзелеше график нигезендә алып барыла. Көн саен объектта 28 берәмлек техника һәм 100-гә якын кеше хезмәт итә, алар ике сменада эшли. Шәһәр өчен мөһим булган автомобиль юлын реконструкцияләү барышы турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин шулай ук зур Казан боҗрасын реконструкцияләү шәһәрнең транспорт системасын үстерүдә өстенлекле бурычларның берсе булып торуын ассызыклады. «Без 1969 елда Генплан тарафыннан билгеләнгән эшләрне башкарабыз. Ферма Шоссесы, Техника урамнарында урнашкан юллардагы хәлләр – шәһәрдәге иң киеренке хәлләрнең берсе. Биредә бөкеләр «час пик» сәгатьләрендә 7-9 баллга җитә. Әмма яхшы якка үзгәрешләр озак көттермәс. Без «Кояшлы шәһәр» дән, Җиңү проспектыннан турыдан-туры Авангард урамына, шәһәр үзәгенә эләгә алабыз. Тулаем алганда, бу әйләнештәге юл барлык кирәкле инфраструктура – яңгыр канализацияләре, яктырту баганалары һәм җәяүлеләр кичү юллары белән җиһазландырылачак».
Беренче чират - зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участогы төзелеше узган ел «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча старт алды, дип искәртте И.Куляжев. Проектның заказчысы - «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе. Автомобиль юлының 800 метр озынлыктагы әлеге участогында эшләр комплексы 110 метр озынлыктагы юлүткәргеч, автотранспорт һәм трамвай линиясенең 4 хәрәкәт полосасы, Борисков урамы киселешендә җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе төзүне үз эченә ала. «Объектта барлык эшләр дә билгеләнгән график нигезендә алып барыла – терәк диварларны, юлүткәргеч баганаларын һәм юлның сул як машина йөрү өлеше өчен юлүткәргеч корылмасын бетонлаштыру эшләре башкарылган, җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе терәкләрен бетонлаштыру дәвам итә, шулай ук инженерлык коммуникацияләрен күчерү һәм үзгәртеп урнаштыру эшләре алып барыла», - дип сөйләде И.Куляжев.
Параллель рәвештә Борисково урамыннан Техника урамына кадәр, Тихорецк урамы буенча гамәлдәге юлүткәргечкә чыгу белән, зур Казан боҗрасы участогы төзелешенең икенче этабын проектлаштыру эшләре бара. Проект буенча шулай ук Булатов урамыннан Авангард урамына кадәр, гамәлдәге трамвай юлына чыгу белән, трамвай юлларын урнаштыру каралган, дип ассызыклады И.Куляжев. «Ахыр чиктә, бу юл Җиңү проспекты һәм Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел белән Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын күлләрдән көнбатышка таба урнашкан шәһәрнең торак өлеше белән 2 чакрым озынлыктагы кыска юл тоташтырачак», - диде И.Куляжев.
Төзелешнең беренче этабын тәмамлау срогы 2020 елның дүртенче кварталына билгеләнгән.