(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль, Ксения Швецова, Алинә Бережная). Бүген Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Шәһәр үзенчәлеге моделе. Дәвамчанлык. Тотрыклылык. Үсеш» бөтенроссия форумы старт алды. Форум эшендә Россиянең ун шәһәреннән халыкара һәм россия экспертлары, баш архитекторлар һәм рәссамнар катнаша. «Форум төзүчеләр һәм архитектура мирасы сагында торган кешеләр арасында алтын урталыкны табу гына түгел, ә барлык көчләрне берләштерергә һәм алга таба хәрәкәт энергиясе алырга юнәлдерелгән», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин чараны ачканда.
Форумның төп темасы – шәһәрләрнең үзенчәлеген һәм матди булмаган мирасын, уникаль мәдәни кодны саклап калу һәм шәһәр тирәлеген даими үстергәндә бу юнәлешләрнең урталыгын эзләү.
«Безнең шәһәрләрнең үзенчәлеге һәм матди булмаган мирасы кебек проблемалар буенча фикер алышуга җитүебез сөендерә, – дип билгеләп үтте Мэр, форумны ачып. – Әле 10 ел элек, Казанда һәр дүртенче түбә ага башлагач, йортлардагы лифтларның яртысы туктап калу чигендә иде, юллар начар иде, – мондый форумны үткәрү идеясе ул чакта, ким дигәндә, сәер тоелыр иде. Әмма хәзер Казан федераль үзәк, республика Президенты ярдәме белән тәртипкә китерелде. Һәм сорау туды - якындагы 20 елда нәрсә төзергә кирәк соң? Безнең архитекторлар, җәмәгать киңлекләре дизайнерлары өчен нәрсә өстенлекле булырга тиеш? Кемнәндер күчерергәме яки үз үзенчәлегеңне сакларга тырышырга кирәкме? Ышанам ки, безнең форумда булачак фикер алышу Россиянең күп кенә шәһәрләре өчен мөһим, һәм уртак эш мөһим сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк».
Шәһәрләрдә үзенчәлекле атмосфера булдыруда мәдәни кыйммәтләр, тарих һәм халык үзе дә зур роль уйный. Мәсәлән, Казанның индивидуальлеге татар һәм рус халыкларының, ислам һәм православиенең, көнчыгыш һәм көнбатышның үзара йогынтысы белән аерылгысыз бәйләнгән, дип билгеләде И.Метшин.
«Халык бездән шәһәрне ачык һавада музейга әверелдерүебезне сорамый – без Казан үзенчәлеген сакларга, шул ук вакытта шәһәрне үстерергә, аны уңайлы, яшел, матур һәм төзек итәргә тиеш»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Татарстан башкаласында шәһәр халкы белән инфраструктура объектларын – паркларны, скверларны, ишегалларын реконструкцияләү буенча фикер алышу практикасы барлыкка килде, дип искә төшерде шәһәр башлыгы. Әмма матди булмаган мирас турында фикер алышканда, еш кына бер карарга килү кыенлаша. «Бүген биредә шәһәр үсеше белән идарә итү буенча белгечләр – шәһәр төзүчеләре, архитекторлар, социологлар җыелды. Сез халыкның төрле төркемнәренең мәнфәгатьләрен һәм кыйммәтләрен исәпкә алу, шәһәрнең тарих үзенчәлекләрен, архитектурасын саклап калу һәм шул ук вакытта аның үсешен тоткарламауның катлаулы эш булуын яхшы беләсез, – дип мөрәҗәгать итте Мэр форумда катнашучыларга. - Шәһәрнең үзенчәлеге төгәл билгеләнмәгән хәлдә, без еш кына алга кармаланып барырга мәҗбүр».
Республикада кабул ителгән мәдәни мирас объектлары турындагы закон алга таба сизелерлек адым булды. Мэр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән Казанның тарихи үзәген үстерү буенча эшче төркем төзелүен искә төшерде, аның төп бурычларының берсе – Казанның матди булмаган мирасы белән идарә итү буенча гамәли тәкъдимнәр – тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү.
«Халык бездән шәһәрне ачык һавадагы музейга әйләндерүне сорамый – без Казан үзенчәлеген сакларга, ләкин шул ук вакытта шәһәрне уңайлы, яшел, матур ясап һәм төзекләндереп үстерергә тиеш, – диде И.Метшин. - Матди булмаган мирас белән идарә итү өчен карар кабул итүнең төгәл кысаларына ия булырга кирәк».
Форумда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән белгечләрнең, шулай ук башка илләрдән килгән экспертларның катнашуы шәһәрләрнең үзенчәлеге мәсьәләләрен төрле яктан карарга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Мэр. «Бүгенге форум төзүчеләр һәм архитектура мирасы сагында торган кешеләр арасында алтын урталыкны табарга гына түгел, ә барлык көчләрне берләштерергә һәм алга таба хәрәкәт энергиясе алырга юнәлдерелергә тиеш, – диде ул. - Казан - бу хакта җитди уйланган беренче шәһәрләрдән. Без бу юнәлештә системалы рәвештә эшләячәкбез».
Казанның матди булмаган мирасы тарихи үзәктә генә түгел, аннан читтә дә урнашкан, дип билгеләп үтә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина. Аның фикеренчә, шәһәрнең һәр участогы үз эченә гореф-гадәтләрне, чагылдыру формаларын - телне, артефактларны, мәдәни киңлекне алган тарих белән бәйле. Нәкъ менә шул мирас шәһәрнең үзенчәлеген тудыра, шәһәрлеләргә үзләрен билгеле бер территория белән тәңгәлләштерергә мөмкинлек бирә. «Безнең бурыч – кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, алар Казаннан китәргә теләмәслек булсын», - дип билгеләде И.Төхвәтуллина.
Мирасны шулай ук төзүчеләр һәм девелоперлар да сакларга тиеш, дип ассызыклады ул. Бары тик уртак әңгәмә алып барганда гына уникаль шәһәр булдырырга мөмкин. «Миңа халыкның бу процесста катнашуы, алар саклап калырга теләгән урыннар турында ишетү мөһим. Боларның барысын да без төзелеш вакытында төзүчеләргә ярдәм итәчәк махсус карталарда теркәячәкбез», - дип хәбәр итте спикер.
Шәһәрнең матди булмаган мирасын саклау мәсьәләсе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү блокларының берсе булып тора. Хәзерге вакытта, шәһәрнең баш архитекторы сүзләренә караганда, концепциянең ике этабы эшләнгән инде. «Өченче этап иң катлаулысы, әмма без форумда барлык нечкәлекләр буенча фикер алышу өчен җыелдык та», - диде И.Төхвәтуллина.
Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясен эшләү буенча эш 2018 елдан бирле бара, дип искәртте ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова. «Бу форум – эш турында халыкка җиткерергә һәм Россия һәм халыкара экспертлар белән киңәшләшергә беренче омтылыш, – дип билгеләп үтте ул. - Күп кенә чит ил коллегаларыбыз матди булмаган һәм матди мирас белән эшләргә өйрәнде, ә без әле бу юлны узабыз гына».
О.Балтусова аңлатканча, Казанның тарихи җирлеген үстерү эшендә берничә катлам бар: тарихи ландшафтны, архитектураны, социаль-икътисади элемтәләрне үстерү һәм башкалар. Бүгенге көндә тарихи җирлекнең үсеш концепциясе шәһәр территориясенең 5%-ын гына үз эченә ала, дип өстәде ул. «Казан үз тарихында тузган торакны сүтү программасын да, төзелешнең актив үсешен дә, мирасны актив реставрацияләүне дә кичерде. Хәзер безнең алда иң катлаулы бурыч тора - алга таба шәһәрне ничек үстерергә, без үзебезгә нәрсәләр рөхсәт итә алабыз, ә нәрсәләрдән тыелырга кирәк булачак. Без бу эштә хаталарга юл куя алмыйбыз».
«Форум эшенең нәтиҗәсе буларак, без бу мәсьәләләр буенча коллегаларыбыздан төгәл тәкъдимнәр туплауны күрәбез. Алга таба булдырылган проектлар һәм документлар, тупланган тәҗрибәне без республиканың башка шәһәрләрендә дә кулланачакбыз, - диде О.Балтусова. - Мәсәлән, Алабугада –ул республикада тарихи җирлекләр арасында масштабы буенча икенче шәһәр».
Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр узачак. Шулай итеп, нәкъ менә законнар белән эшләүгә, юридик документларда матди булмаган мирасны беркетүгә багышланган юридик блок буенча түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла. Докладлар белән Самара, Саратов, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән чакырылган экспертлар чыгыш ясаячак.
Әйтик, бүген, форумның беренче көнендә, спикерларның берсе буларак Рим архитекторы,Сапиенца университетының архитектура факультетына нигез салучы Гвендолина Салимеи чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Неаполь үрнәгендә яр буйларын реконструкцияләүдә Италия тәҗрибәсе турында сөйләде, анда яр буе линиясен масштаблы үзгәртеп кордылар һәм уңайлы җәмәгать мәйданчыгы – зур сәнәгать зонасы булдырдылар. «Монда Италия халкы гына йөрми – бирегә круиз лайнерларында килә торган туристлар агымы зур, – дип сөйләде ул. - Безнең өчен яр буйларын үстерү - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Италиядә портлар күп һәм алар шәһәрләрдән аерым урнашкан. Без бу проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин булуын күрсәткән үрнәк булдырдык».
Шулай ук социаль философ Святослав Мурунов та доклад белән чыгыш ясады. Ул Гамәли урбанистика үзәгенә нигез салучы, тарихи җирлекне үстерү концепциясе өстендә эшли торган проект төркеменең социаль-мәдәни блогы методологы. С.Мурунов форумда катнашучыларга совет мирасы булган шәһәрләр үсеше үзенчәлекләре турында сөйләде.
Форум өч көн дәвамында узачак. Шулай итеп, 8-нче февральдә аерым территорияләрне социаль-мәдәни программалаштыру практикасы буенча фикер алышу планлаштырыла. Форум 9-нчы февральдә тәмамланачак – бу көнне проект семинары булачак, анда тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясенең социаль-мәдәни блогы турында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, концепциянең икенче этабын гамәлгә ашыру өчен техник бирем һәм мәгълүматлар картасын булдыру планлаштырыла.