(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казанда Сбербанкның «Мәктәп 21» – белем бирү проектын ачу тантанасы узды, ул якындагы берничә елда республика һәм бөтен ил эш бирүчеләренә дөнья дәрәҗәсендәге программистларны эшкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Сбербанкның зур белем бирү проекты киләчәктә Россиянең берничә төбәген колачлаячак. Элегрәк «Мәктәп 21» Мәскәүдә ачылган иде. «Мәктәп 21»дә әзерләнгән белгечләр иң югары таләпләргә туры килә, аларның күнекмәләре, технологияләр тиз үсүгә карамастан, актуальлеген югалтмый һәм ил күләмендә технологик цифрлы ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. «Мәктәп 21»нең 300-ләп студенты Сбербанкта һәм башка алдынгы IT-компанияләрдә стажировка уза инде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Мәктәп 21» ачылу республика өчен цифрлаштыру өлкәсен үстерү планында зур әһәмияткә ия. «Без кирәкле инфраструктура белән тәэмин итә һәм барлык шартлар тудыра алабыз, әмма белгечләр булмаса, әлеге эш бушка китәргә мөмкин», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Сбербанк җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлеккә, бигрәк тә уртак мәгариф проектларын гамәлгә ашыру өлешендә, игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Бу әле башы гына. Без инфраструктураны үстерергә, биредә база үзәге булдырырга планлаштырабыз. Без бу белемнәрне алу өчен Казанга килергә теләүчеләрнең күп булуын күрәбез. Һәм сез уку тәмамланганнан соң бездә калсагыз, без бик шат булачакбыз», - дип өстәде ТР Президенты.
Герман Греф билгеләп үткәнчә, киләчәк күнекмәләре өлкәсендә сыйфатлы белем бирү - илнең уңышлы үсеше нигезе. Мәскәүдә «Мәктәп 21» тарафыннан күрсәтелгән нәтиҗәләр проектны үстерү зарурлыгына ышандырды. «Без иң мотивацияле балаларны җыярга тырышабыз. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен урынны без шулай ук мотивацияле төбәкләр арасыннан сайладык. Һәм Татарстан монда иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте», - дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Татарстан Республикасы һәм Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ республика территориясендә цифрлы технологияләрне үстерүгә һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм Сбербанк арасында инновацион үсеш өлкәсендә технологияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов һәм Сбербанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Герман Греф билгеләп үткәнчә, бүген цифрлаштыру һәр дәүләт программасының һәм илкүләм проектның нигезендә ята, шул ук вакытта ил цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә (2 млн якын кеше). «Без моны берничә ел элек күрдек һәм ихтыяҗ барлыгын тоябыз. Без әлеге белем бирү учреждениеләрен төзүгә мөһим акчаларны инвестицияләү турында карар кабул иттек. Казанда оештырылган эшләр бик тә тәэсирләндерә. Биредә бөтен кирәкле шартлар тудырылган», - диде Сбербанк башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыру буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен югары квалификацияле профильле белгечләр әзерләргә кирәклеге белән килеште. «Без Иннополис буенча эш башлаганда моның белән очраштык. Бер караганда, бөтен инфраструктура булдырылган зур булмаган мәйданчык кебек. Әмма бу система эшләсен өчен белемле әзерлекле кешеләр кирәк. Сер түгел, Сбербанк илебездә барлык заманча технологияләр буенча лидер булып тора. Бу бурыч зур финанс һәм кеше ресурсларын таләп итә», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, якын арада Сбербанк белән хезмәттәшлек турындагы килешүне аны гамәлгә ашыру буенча конкрет план белән ныгыту планлаштырыла. «Барысы да икътисади үсеш, сыйфатлы медицина булсын, мәгариф дөньякүләм стандартларга туры килсен өчен эшләнә. Цифрлаштырудан башка бер генә юнәлештә дә конкурент булып булмый. Сбербанк - моның өчен сыйфатлы платформа эшли ала торган бик аз сандагы компанияләрнең берсе. Без бу эшләнмәләрне максималь рәвештә кулланачакбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Казанның «Мәктәп 21» кампусында белем алу өчен 60 меңгә якын гариза бирелгән. Февраль аеннан башлап беренче конкурс сынауларын узган 1500 абитуриент программалаштыру буенча дүрт атналык интенсив курста катнашырга кереште. Сайлап алуда катнашучыларның 30%-ы гына Казанда яши, ә 78 абитуриент чит ил гражданнары булып тора. «Мәктәп 21»дә укуга кандидатларның яртысы - 25 яшьтән кечерәк, 250-дән артыгы - 30-дан 40 яшькә кадәр, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк алты кандидат бар. Барлык кандидатлар арасыннан иң яхшылары - 500 кеше сайлап алыначак, алар бу елның май аенда укый башлаячак. Укытуның тулы циклы 1,5 елдан 3,5 елга кадәр тәшкил итәчәк. Казанда «Мәктәп 21» студентларны түләүсез тулай торак белән тәэмин итә.