(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Совет районында рус этномәдәни компонентлы 93-нче номерлы гимназия бинасына өстәп төзелгән яңа янкорма карады. Кызыл Позиция ур., 37 адресы буенча урнашкан яңа өч катлы «Лукоморье» корпусын төзү эшләре бер ел дәвам итте. Хәзер биредә гимназиянең өстәмә белем бирү үзәге урнашкан. Мәктәп янкормасын төзү белән беррәттән, Кызыл Позиция урамы буенча юл озынайтылды һәм уңайлы керү юллары оештырылды. Шәһәр башлыгы картиналар галереясендә, актлар залында, сынлы сәнгать студиясендә булды һәм гимназия укучылары белән аралашты.
Шәһәрнең танылган мәктәпләренең берсе булган 93-нче номерлы гимназиягә 1964 елда нигез салына һәм үзенең 55-еллыгына ул өстәмә корпуска ия була. Гимназия директоры, Рус милли мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская Казан Мэрына гимназия бинасына керү юлларын уңайлы итеп оештырган өчен рәхмәт белдерде. Шулай итеп, 1964 елда ук мәктәпнең төп корпусын төзегәндә планлаштырылган проект тормышка ашырыла. Бу юлны төзегәндә микрорайонны тимер юлдан аерып торучы урман полосасыннан гына да 440 КАМАЗ чүп чыгарылган.
Мэр Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов белән әлеге юлны дәвам итү планы турында фикер алышты.
Шуннан соң Мэр мәктәп директоры белән бергә гимназиянең киләчәк үсеше турында фикер алышты.
«Өстәмә белем бирү корпусын булдыру идеясе күптән туды. Башта без актлар залын һәм төшке аш зонасын бүләргә теләдек, алар мәктәп проекты буенча берләштерелгән иде, әмма соңыннан яңа бинада сынлы сәнгатьне өйрәнү өчен кабинетлар оештыру мөмкинлеге барлыкка килде», – дип сөйләде гимназия директоры Ирина Александровская.
Гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлегендә Рус фольклоры үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, Казан милли тикшеренү технология институты һәм башка югары уку йортлары белгечләре һәм укытучылары катнаша.
Хәзер яңа бинада төрле түгәрәкләр һәм өстәмә белем бирү секцияләре, 264 урынга исәпләнгән актлар залы, китапханә-мәгълүмати һәм методик үзәкләр, душ һәм чишенү бүлмәләре булган хореография залы, хор һәм сынлы сәнгать студиясе, музей этнография кабинеты, күргәзмә галереясе урнашкан. Яңа бинада уңайлы мохит булдырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандус урнаштырылган.
Холл авторлык дизайн проекты буенча эшләнгән. Лукоморьедагы символик әкияти имән холлның төп декоратив элементы булды, ә диварларны танылган якташыбыз, дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Гавриил Державин һәм язучы Сергей Аксаковның барельефлары һәм цитаталары бизи.
Гимназиянең 25 сыйныфында бүген 615 укучы белем ала. Яңа өстәмә белем бирү үзәге базасында 23-нче номерлы музыка мәктәбе эшли, анда 200-гә якын укучы шөгыльләнә, шулай ук 75 бала өчен булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе эшли. Алар да биредә тәкъдим ителгән барлык секцияләргә йөри алалар.
И.Метшин картиналар галереясен карап чыкты, анда хәзерге вакытта танылган Казан рәссамы Ирина Антонованың эшләре күрсәтелгән. Гимназия директоры Казан рәссамнарының еш кына укучылар өчен мастер-класслар үткәрүләре турында сөйләде. Казан Мэрына бу вакытта музыка мәктәбе укучылары оркестрының репетициясе барган актлар залын һәм башка сыйныфларны күрсәттеләр.
Сынлы сәнгать студиясендә Мэр икенче сыйныф укучылары белән аралашты, алар аңа рәсем ясаудан тыш, шахмат, музыка уен коралларында уйнау белән шөгыльләнүләре, инглиз һәм рус театрлары түгәрәкләренә һәм башка дәресләргә йөрүләре турында сөйләделәр. «Баланың мавыгулары күбрәк булган саен, ул җыенкырак һәм игътибарлырак була. Безнең бер үк вакытта экология, география, геология һәм дөньякүләм сәнгать мәдәнияте буенча республика олимпиадаларында җиңүче укучыларыбыз да бар», – дип сөйләде Ирина Александровская.
Сыйныфларның берсендә Мэр өлкән сыйныф укучылары – олимпиадаларда катнашучылар белән очрашты. Ул алардан киләчәккә куйган планнары белән кызыксынды һәм аларны шәһәрдән китмәскә һәм Казан югары уку йортларын сайларга чакырды. Илсур Метшин укучыларга укуларында һәм иҗатларында уңышлар теләде.
Мэр гимназиянең иске бинасында урнашкан яңартылган ашханәне дә карады. Элегрәк ул актлар залы белән берләштерелгән булган һәм 80-ләп баланы сыйдырган. Капиталь ремонт ясагач һәм актлар залын янкормага күчергәннән соң, ашханәдә утыру урыннары ике тапкырга арткан.
Гимназиядә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин һәм башкалар катнашты.