(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә борчылуын белдерде һәм Казанда куркыныч вирусның таралуын булдырмау буенча профилактик эшне көчәйтергә, шәһәрлеләргә саклык чараларын күрергә кирәклеге турында хәбәр итәргә, ә кирәк булганда табиблар эшен мобилизацияләргә кушты.
«Казан белән Кытай арасында турыдан-туры һава юллары бар. Моннан тыш, бездә Кытай студентлары күп. Хәзер кышкы каникуллар башлана һәм аларның кайберләре өйләренә кайтырга теләр, шуңа күрә без даими рәвештә хәлне контрольдә тотарга тиеш. Бу - вирусның керүенә юл куюга караганда, артык тапкыр саклану чараларын күрү яхшырак булган вәзгыять. Барлык төенле транспорт пунктлары да контрольдә тотыла: тимер юл вокзалы да, аэропортлар да. Профилактика эшен дәвам итүегезне һәм көн саен хәл турында мәгълүмат җиткерүегезне сорыйм», - диде Мэр.
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында үткәрү пунктларында Роспотребнадзор белгечләре эпидемик имин булмаган төбәкләрдән килгән пассажирларны контрольдә тотуны оештырган, ә инфекция булуында шикләнгән очракта пациентларны хастаханәгә салалар һәм диагнозны кире кагу өчен лаборатор тикшеренүләр уздыралар. 28 меңнән артык пассажир булган 170 рейс тикшерелгән инде.
«22-нче гыйнвардан башлап 26-нчы гыйнварга кадәр Казанда коронавируска шик белән 12 мөрәҗәгать итүчене теркәделәр, аларның 6-сын хастаханәгә салдылар», - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Аның сүзләренә караганда, 10 кешенең анализлары алынган – вирус булуы кире кагылган, диагноз расланмаган. Ике пациентка «кискен эчәк инфекциясе» диагнозын куйдылар. Хәзерге вакытта Казанда, республикада һәм тулаем Россия буенча авыруның бер генә лаборатор расланган очрагы да теркәлмәгән.
«Бу - вирусның керүенә юл куюга караганда, артык тапкыр саклану чараларын күрү яхшырак булган вәзгыять»
Илсур Метшин
Казан Мэры
«Бу инфекцияне диагностикалау махсус лабораторияләрдә авыру кеше материалларында вирусны билгеләү юлы белән үткәрелә. Ягъни, диагнозны билгеләр алдыннан һәр очрак лаборатор рәвештә раслана», - дип билгеләп үтте В.Жаворонков.
Бүген Казанда вирус таралуга юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар күрелә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында эпидемик имин булмаган регионнардан килгән пассажирларны сораштыру үткәрелә. Хастаханәләрдә 14 көн дәвамында Кытай Халык Республикасыннан килгән кискен респиратор-вируслы инфекцияләр симптомнары булган затларның клиник материалына лаборатория тикшеренүләре уздырыла.
«Асылда бу гадәти вирус, әйтик, шул ук грипп, – дип аңлатты В.Жаворонков. - Коронавирусның 40-лап төре бар. Вирусның яңа төре алдагы версияләрдән мутацияләгән һәм бүген лабораториядә расланган гипотеза бар, аның буенча вирус кешегә хайваннардан күчкән». В.Жаворонков сүзләренә караганда, инфекцияне дәвалау симптоматик юнәлештә – авыруның симптомнарына каршы көрәшне күздә тота. Тышкы яктан алар гадәти респиратор-вирус инфекциясе симптомнарыннан аерылмый: очракларның 90%-ында тән температурасы күтәрелә, 80% очракта ютәл барлыкка килә, шулай ук күкрәк читлегендә авырлык сизелә, сулыш бозыла.
«Яңа вируска каршы махсус профилактика чаралары юк, – дип хәбәр итте В.Жаворонков. - Шәхси саклык чараларын үтәргә кирәк: чит ил сәфәрләрен планлаштырганда, һичшиксез, эпидемиологик хәлне ачыкларга һәм яңа коронавирус китереп чыгарган авыру очраклары теркәлгән территориягә кермәскә кирәк».
Шәһәр халкына термик эшкәртелгән азыкны һәм шешәгә тутырылган суны гына кулланырга, кешеләр күпләп җыелган урыннарда һәм ашар алдыннан кулларны юарга, саф һавада күбрәк булырга, кешеләр җыелган урыннарда азрак булырга киңәш итәләр. Дымлы җыештыру эшләрен ешрак үткәрергә һәм бүлмәләрне җилләтергә кирәк.
Әгәр кешенең Кытайдан килүенә 14 көн узмаган һәм анда авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән икән, һичшиксез, табибка медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, ә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә персоналга Кытай Халык Республикасында булу факты турында хәбәр итәргә кирәк.
«Барлык медицина берләшмәсе вәзгыять турында хәбәрдар, ул мобилизацияләнгән һәм Роспотребнадзор белән җитди эшли, - диде спикер.
Коронавирус инфекциясе - ул көчле вируслы авыру, ул югары сулыш юллары зарарлану, атипик пневмониягә китерү мөмкинлеге белән характерлана. Инфекциянең резервуар чыганагы булып авыру кеше яки хайван тора, вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Шулай итеп, ютәл, төчкерү, сөйләшү, кул биреп исәнләшү, кочаклау, көнкүреш әйберләре, көнкүреш техникасы, уенчыклар һәм башкалар аша йоктырырга мөмкин. Зарарлану мизгеленнән башлап авыруның симптомнары барлыкка килгәнчегә кадәр инкубация чоры 2 тәүлектән алып 14 тәүлеккә кадәр тәшкил итә, әмма иң еш симптомнар 7 тәүлек эчендә барлыкка килә. Бүгенге көндә авыру дөньяның төрле илләрендә 2,7 меңнән артык кешедә расланган, авыручыларның төп өлеше – Кытайда.