Яңа уку елына Казанда тагын ике яңа мәктәп төзү планлаштырыла
Марат Мугинов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Мәктәп укучыларының саны арту сәбәпле, Казанда яңа уку елына тагын ике мәктәп төзү планлаштырыла: Нәҗип Җиһанов урамындагы яңа микрорайонда һәм Бондаренко урамында урнашкан «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы составында, - дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
«Зур эш башкарылды инде, без Бондаренко урамы буенча тузган индивидуаль йортлардан торган бөтен бер микрорайонда яшәүчеләрне урнаштырдык. Хәзер анда искиткеч мәктәп, шулай ук 165-нче номерлы мәктәпкә янкорма төзелә. Шуның хисабына быел без 3,8 мең урын булдырачакбыз», - дип билгеләде И.Метшин. Шәһәр башлыгы «Салават күпере» микрорайонында мәктәп төзү өчен проект-смета документациясе эшләнүен дә өстәде. Моннан тыш, күп халык яши торган районнарда биш иске мәктәпкә янкорма төзү мөмкинлеге дә бар. Бу икенче сменага йөкләнешне киметәчәк, диде Казан Мэры.