(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казанлылар һәм шәһәр
кунаклары билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан башкаласы - иң куркынычсыз
мегаполисларның берсе, диде Казан Мэры Илсур Метшин Россия Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе коллегиясендә. Шуның белән бергә, ул балигъ
булмаган наркотиклы препаратларны куллануны кисәтү һәм контрафакт продукция
сату белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча полиция эшен көчәйтергә
кирәклеген ассызыклады.
2019 елда 6226
чарада куркынычсызлык тәэмин ителгән
Илсур Метшин узган Яңа ел каникулларында гына да Казан
170 меңнән артык
турист кабул иткәнен искә
төшерде, бу 2018 ел белән чагыштырганда 12%-ка күбрәк, ә чарага барлыгы ярты
миллионнан артык кеше килгән. Шул ук вакытта җәмәгать урынында бер генә җитди
хокук бозу очрагы да юл куелмады, дип ассызыклады Мэр.
2019 елда Казанда хокук саклау органнары көче белән
төрле масштабтагы 6226 чарада куркынычсызлык тәэмин ителде, аларда өч
миллионнан артык кеше катнашты, шул исәптән WorldSkills эшче һөнәрләре
чемпионатында һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда. Бу 2018 елда
үткәрелгән чаралар саныннан 2 тапкырга диярлек артык.
Казанда авыр һәм
аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән
Ведомствоның 2019 елгы эшенә йомгак ясап, Россия Эчке
эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин шәһәрдә
авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимүен билгеләп үтте. Нәтиҗәлелек 100%-ка
якын булган. 7 меңнән артык җинаятьнең гаеплеләре ачыкланды, аларның һәр
бишенчесе - авыр һәм аеруча авыр категориядә. Җинаятьләрне ачу 34,5% тәшкил
иткән. «Зареченский» һәм «Сафиуллин» бүлекләре аеруча нәтиҗәлелекне күрсәтте.
Киңәшмәдә яңгыраган статистика буенча, Казанда соңгы
10 елда кеше үтерү саны 1,5 тапкырга кимегән. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү
буенча теркәлгән саннарда да шундый ук күрсәткечләр. Шулай ук 10 ел дәвамында
теркәлкән фатир басулар һәм талау очраклары кимү тенденциясе саклана, исерек
хәлдә кылынган җинаятьләр саны да кимегән. Узган ел эзләүдә булган 592
җинаятьче һәм хәбәрсез югалган 172 кеше табылган - бу соңгы 3 елда иң яхшы
күрсәткечләр.
А.Мищихин хәбәр иткәнчә, җинаятьләрнең 12%-ы
видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыла. Шуңа күрә «Имин шәһәр» программасының
эше өстенлекле булып кала бирә. «Бүген Казан - бу өлкәдә иң алдынгы шәһәрләрнең
берсе. 3 мең күп фатирлы йортка якынча 10 мең камера урнаштырылган, шуларның якынча 2 меңе – узган
елда. Җәмәгать урыннарында 1600-дән артык тышкы күзәтү камерасы кулланыла,
Казанның 33 паркында һәм скверында 500-дән артык камера урнаштырылган, социаль
инфраструктураның 717 объектында комплекслы видеокүзәтү оештырылган», - диде
И.Метшин.
2019 елда хокук
бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау программасына 252 млн. сум бүлеп
бирелгән
Казан Мэры Илсур Метшин хокук саклау органнары
хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киңәшмәдә яңгыраган һәр
күрсәткеч артында озак вакыт киеренке эш сәгатьләре торуын билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы Казанда хокук бозуларны һәм җинаятьләрне
профилактикалау буенча шәһәр программасы гамәлгә ашырылуын искә төшерде. Аны
финанслауга узган ел Татарстан башкаласы бюджетыннан 252 млн сум акча тотылган.
«Расланган планнан тыш, өстәмә 57 млн. сум акча бүлеп бирелде. Бу тәүлек саен
чыгарыла торган полиция нарядларын 42%-ка арттырырга, ә ЮХИДИ нарядларын
элеккеге дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләде И.Метшин.
Полициягә хокук тәртибен саклау терәк пунктлары (ОПОП)
җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә. Узган елда гына да алар 15 меңнән артык
административ беркетмә төзегән, бу полицияне үзләренә карамаган функцияләрдән
өлешчә бушатырга мөмкинлек биргән.
«Иң мөһим бурычларның берсе – полиция эше өчен тиешле
шартлар тудыру. Мөмкин булган саен, без бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм
итәчәкбез. Узган өч елда полиция бүлекләрен төзекләндерүгә 68 млн сумнан артык,
ә терәк пунктларны төзекләнрдеүгә 12 млн сумга якын акча юнәлтелде», - диде
шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин полициянең өстенлекле юнәлешләре арасында
наркотиклы препаратларны медицинаныкы булмаган максаттан куллануны кисәтү
буенча эш булырга тиеш, дип өстәде. Ул искәртеп узганча, ТР Дәүләт Советы
депутатлары инициативасы белән декабрь аенда балигъ булмаганнарга тотнаксыз
никотинсыз продукция сатуны тыю турында закон кабул ителгән. «Безгә әлеге
законның үтәлешен бергәләп контрольдә тотарга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте
И.Метшин Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләренә.
«Шәһәрлеләр фикеренчә, агымдагы елда контрафакт
продукция, бигрәк тә спиртлы продукция сату белән бәйле закон бозуларны
кисәтүгә, шулай ук алкогольне вакытында һәм балигъ булмаганнарга сатуны
чикләүче закон таләпләрен үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Эчке эшләр органнары
хезмәткәрләренең бу эш юнәлешләре тиешле игътибардан читтә калмаячагына шик
юк», - диде шәһәр башлыгы. Шул ук вакытта Казан прокуроры Олег Дроздов идарә
хезмәткәрләренә гражданнарның конституцион хокукларын үтәү, балигъ
булмаганнарның җинаять кылуларына каршы тору, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш
һәм башка юнәлешләрдә эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Киңәшмә ахырында Илсур Метшин Эчке эшләр органнары
хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган «Иң яхшы һөнәр
иясе» һөнәри осталык
конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке
эшләр министры – полиция генерал-майоры Артем Хохорин, шулай ук идарә
бүлекчәләре һәм полиция бүлекләре җитәкчеләре катнашты.