(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның
демография үсешен кешеләр иминлеге аша күрү, аларның иртәгәсе көнгә ышанычы булуын
күрергә теләге бар, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе
Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасын игълан итү
тантанасыннан соң.
Бүген тантана Мәскәүдә, «Манеж» үзәк күргәзмәләр
залында узды. Россия Президенты нотыгы бер сәгатьтән артык барды.
Владимир Путин халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында игълан
итте. Быел түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла башлаячак - беренче бала туган
өчен ана капиталы түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түбән керемле
гаиләләргә айлык түләүләр бирү, башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез
туклану оештыру һәм башкалар.
«Минем өчен барысы да әһәмиятле иде, эре шәһәр мэры
буларак, берсенә дә вак мәсьәлә итеп карап булмый. Сүз дә юк, демографиягә
кагылышлы һәр нәрсә әһәмиятле, чөнки бу – лакмус кәгазе кебек», – дип
ассызыклады «Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында Илсур Метшин.
Казан башлыгы билгеләп үткәнчә, узган юлламаларда
балалар бакчалары һәм мәктәпләр буенча мөһим карарлар яңгыратылган иде. «Әмма
хәзер әләм күпкә югарырак күтәрелде. Без моны диаграммаларда, илебез
җитәкчесенең тимер ихтыярында күрдек. Барысы да аңлашыла, төгәл әйтелгән һәм
язылган. Ышанам ки, бу рәвешле системалы төстә якын килгәндә һәм бурычларны
масштаблы итеп куйганда, нәтиҗәләр дә булачак», – дип белдерде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, тантанага 1,3 меңгә якын кеше, шул
исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация
Советы вәкилләре, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы,
Федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары рәисләре, традицион
конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәкләрнең
иҗтимагый палаталары башлыклары, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре
чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар
катнашты.
Чараны яктырту өчен 900-гә якын Россия һәм чит ил
журналисты – төрле юнәлештәге чит ил һәм Россия массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләре аккредитацияләнгән.
Фоторепортаж kremlin.ru
Фоторепортаж president.tatar.ru
EndFragment