(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы (Рослесхоз) җитәкчесе Сергей Аноприенко, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.
2024 елга кадәр 22 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла
Үзенең докладында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, 2019 елда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә барлык дәрәҗә бюджетлардан максатчан чараларга, предприятиеләрнең инвестицияләренә башлангыч бәя бирүне исәпкә алып, 9 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республика предприятиеләре дә үз өлешен кертә: табигый ресурслардан файдаланган һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 870 млн сумнан артык акча кергән.
2019 елда республиканың «Иделне савыктыру» федераль проектында катнашуы иң капитал сыйдырышлы булды. 2024 елга кадәр төбәк программасы белән 22 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү күздә тотыла. Торак-коммуналь комплексның сигез чистарту корылмасында ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә 1,6 млрд сумнан артык суммага эш алып барыла. Объектларны тапшыру 2020 елга планлаштырылган. Соңгы елларда үткәрелгән чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә һәм төзүгә республиканың эре предприятиеләренең өлеше 5 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Законсыз чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итә. Узган ел шундый 1,6 меңнән артык чүплек ачыкланган. Шулай ук 6 мең тикшерү нәтиҗәләре буенча табигать саклау законнарын бозуның 5,6 меңнән артык очрагы ачыкланган. 1,5 млрд сумлык зыян салынуга юл куелмады, 29 җинаять эше кузгатылды, 80 млн сумнан артык суммага административ штраф салынды.
Александр Шадриков шулай ук «Җир асты байлыклары» («Недра») Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасының булдырылуы турында да сөйләде. Программа комплексының беренче модуле булдырылган һәм сыналган.
Татарстанда урман торгызу эшләре 2,5 мең га мәйданда башкарылган
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, хисап елында урманнарны торгызу эшләре 2,5 мең га мәйданда башкарылган. Урманның төп өлешен барлыкка китерә торган токымнарның 13,6 тонна орлыгы әзерләнгән һәм 33,2 млн данә стандарт утырту материалы үстерелгән. Саклагыч урман үсентеләре 2,4 мең га мәйданда салынган. Татарстанда мондый үсентеләрнең гомуми мәйданы 145 мең га тәшкил итә.
Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урман культурасы, урман янгыннары һәм урман әзерләү техникасы паркы шактый яңартылды. Барлыгы 194 берәмлек җиһаз һәм 151 берәмлек техника сатып алынган.
Министр 2020 елдан өч ел дәвамында республикада урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының административ биналарын ремонтлау буенча этаплап эшләр башкару планлаштырылуын әйтте.
«Без гражданнарга бернинди экологик үзгәрешләр булмаячагын аңлатырга тиеш»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм урман комплексын үстерү халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Ул ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин карары белән республикада милли проектлар, шул исәптән «Экология» илкүләм проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – техноген йөкләнеш югары дәрәҗәдә булган сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. «Эре сәнәгать предприятиеләренең экологик җаваплылыгын билгеләп үтәсем килә. Алар арасында «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», «Газпром трансгаз Казань», «Транснефть-Прикамье» компанияләре төркемнәре бар. Алар табигатьне саклау чараларына актив җәлеп ителә һәм бу максатларга шактый зур акчалар юнәлдерәләр», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов калдыкларны термик зарарсызландыру заводын төзү темасын да кузгатты. Аның сүзләренә караганда, каты коммуналь калдыкларның арта баруы чүп-чарны утильләштерүнең яңа механизмнарын кертүне таләп итә. «Әлегә дөньяда башка карар уйлап табылмаган. Кешеләрнең моңа мөнәсәбәте төрлечә, аларның кайберләре әлеге проектка борчылып карый. Бүген бездә кирәкле проект документлары бар, без дәүләт экспертизасын уздык. Тик, элегрәк әйткәнчә, башта алман белгечләре катнашында бәйсез халыкара экспертиза үткәреләчәк. Болар барысы да халык алдында эшләнәчәк. Без гражданнарга бернинди экологик үзгәрешләр булмаячагын аңлатырга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкны гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензияләү һәм чыгару мәсьәләләрен контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты республика автоюллары янындагы урман саклау полосаларының торышына игътибар итәргә кушты. «Урыны белән каралмаган урман саклау полосалары бар. Юл төзүчеләр белән берлектә программаны эшләргә, урманны кайда яңартырга, кайда өстәргә кирәклеген карарга кирәк. Урман утырту материалы бездә бар», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы урманчыларның, муниципаль берәмлекләр вәкилләренең һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең урман янгыннарын булдырмау буенча җайга салынган эшен билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Төп бурычларның берсе булып республикада урманнарны арттыру тора»
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов урман тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру тәкъдимен хуплауны сорады.
РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Рослесхоз җитәкчесе Сергей Аноприенко билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен урманнарны торгызу, урман корылышы һәм янгыннардан саклау буенча чаралар тулы күләмдә үткәрелә. «Көн тәртибендәге төп бурычларның берсе булып республиканың урманчылыгын арттыру тора, ул хәзер гомуми территориянең 17,5%-ын тәшкил итә. Урман селекция-орлыкчылык үзәге уңышлы эшли, ул Татарстанны гына түгел, башка субъектларны да утырту материалы белән тәэмин итә», – дип өстәде ул.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм «РосРАО» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры вазифаларын башкаручы Виктор Коваленко Татарстан территориясендә җыелган экологик зыянның иң куркыныч объектларын бетерү һәм I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән куркынычсыз эш итү буенча шартлар булдыру өлешендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. «Яшәү мохитенең нинди булуы үзебездән торганлыгын барыбыз да аңлыйбыз. Кызганычка каршы, җыелган экологик зыянны махсус ярдәмнән башка хәл итеп булмый. Мин коллегаларыбызга рәхмәтле, уртак эшебез нәтиҗәсендә без бу проблемалы мәсьәләләрне республика территориясендә хәл итә алачакбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.