(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның августында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең (БДБ) беренче Уеннарын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, анда Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков катнашты. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов 2019 елның 25-нче октябрендә БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары Советы тарафыннан БДБ илләре спорт уеннарын үткәрү турында карар кабул ителүен искә төшерде. БДБ илләре уеннарын Казанда 2020 елның 20-27-нче августында үткәрү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россиядән тыш Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина – барлыгы 11 ил катнашачак.
Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол, бокс, волейбол (пляж), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат.
Ярышларда 14-23 яшьлек (спорт төренә карап) 2500-гә якын спортчы һәм 11 БДБ иленнән якынча мең рәсми зат катнашыр дип көтелә.
БДБ илләре Уеннары кысаларында 230 комплект медаль уйнату планлаштырыла.
Казыйлар корпусы якынча 1200 кеше тәшкил итәчәк.
БДБ уеннарын үткәрү өчен Казанның 13 спорт объектын, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 7 объектын файдалану планлаштырыла.
Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарын «Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасында уздыру планлаштырыла.
Спортчылар Спортчылар авылында (Универсиада Авылында) яшәячәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, БДБ илләре Уеннарын үткәрү кысаларында эшлекле программа каралган. Шулай итеп, «БДБ – спорт территориясе» спорт форумы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең спорт министрлары Советы утырышы планлаштырыла. Моннан тыш, 2020 елның 21-23-нче августында Казанда VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия уенннарына кермәгән спорт төрләре фестивален үткәрү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта БДБ илләре Уеннары логотибын булдыру өстендә эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов конкурс игълан итәргә һәм логотип эшләүгә Уеннарда катнашучы илләр вәкилләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча, 2020 елда Казанда БДБ илләренең беренче Уеннарын әзерләү һәм уздыру – зур халыкара вакыйга, һәм ярышларны лаеклы уздыру өчен бөтен көчебезне куярга кирәк.