(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Ратушада 2019 ел
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры исемендәге стипендияләрне тапшыру тантанасы узды.
Илсур Метшин Казанның 70 талантлы һәм перспективалы яшьләрен бүләкләде.
Стипендиатлар арасында шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүче
30 бала бар иде.
«Казан Ратушасында шулкадәр яшьләрне күрүемә шатмын, –
дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Илсур Метшин. – Бүген без традиция буенча
мәктәпләрнең иң талантлы һәм тырыш укучыларын, шулай ук республиканың танылган
уку йортлары студентларын һәм аспирантларын бүләкләү өчен җыелдык. Сезне кыю рәвештә
шәһәрнең интеллектуаль һәм иҗади элитасы дип атарга мөмкин». Мэр стипендиатлар
арасында яшь казанлылар – музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә
бар, дип ассызыклады. «Мондый яшьтәге уңыш – сезнең әти-әниләрегез һәм
укытучыларыгыз белән горурлану өчен сәбәп. Сезнең арада булачак рәссамнар,
архитекторлар, музыкантлар һәм вокалчылар булыр дип ышанам. Иҗатлары белән
илебезне, республиканы һәм Казанны данлаучы барлык кешеләр», – дип балаларга
мөрәҗәгать итте Казан Мэры һәм 30 укучыга иҗади казанышлары өчен стипендия
тапшырды.
Быел стипендия алуга конкурс 25-нче тапкыр уза. Ел
саен гаризалар саны гына түгел, аларның сыйфаты да арта бара, дип ассызыклады
И.Метшин. Жюри игътибарына югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларыннан,
һөнәри белем бирү оешмалары укучыларыннан 209 гариза бирелгән. Эксперт
бәясеннән соң бары тик 85-е генә соңгы этапка узган. Финалистлар ике юнәлеш
буенча узган фәнни-гамәли конференция кысаларында үз проектларын тәкъдим
иттеләр: табигый-фәнни һәм социаль-гуманитар.
Ел саен конкурста үзгәрешләр булып тора, һәм аларны еш
кына катнашучылар үзләре кертә, дип билгеләде И.Метшин. «Соңгы этапка 200-дән
артык гаризаның рекордлы сандагы проектлары узды. Без һәрвакыт сезнең
теләкләргә колак салабыз һәм төзәтмәләр кертәбез. Быел гаризалар бирү
системасын гадиләштердек, шулай ук Аграр университет студентлары инициативасы
белән конкурста тагын бер өстенлекле юнәлеш – шәһәр авыл хуҗалыгы барлыкка
килде. Конкурсның эксперт советына рәхмәт белдерәсем килә, алар җилкәсенә
шактый җаваплы эш төште», - диде И.Метшин. Шулай итеп, нәтиҗәләр буенча 40 иң
яхшы эш билгеләнде. 14 аспирант - 30 мең сум, югары уку йортларының 24 студенты
- 20 мең сум һәм көллиятнең 2 студенты 10 мең сум күләмендә стипендия
алды.
Конкурста шәһәр хуҗалыгына, яшьләр сәясәтенә,
экологиягә, мәдәнияткә багышланган күп кенә проектлар тәкъдим ителде. Казан
дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Илария Яруллина «ПЭТ-шешәләрне
утильләштерү һәм икенчел эшкәртү проблемасы» проектын тәкъдим итте. Кыз зур
сәүдә нокталарында пластик шешәләр кабул итү буенча автоматлар урнаштыру
тәкъдиме белән чыкты, алар соңыннан пластикны икенчел эшкәртү компанияләренә
тапшырырга тиеш булачак. «Бу тәҗрибә чит илдә кулланыла инде, Германиядә һәр
супермаркетта шешәләр җыю буенча фандоматлар тора. Экология - ул безнең һәм
киләчәк буыннарның сәламәтлеге, әлеге тармакка үз өлешемне кертергә телим.
Дөресен генә әйткәндә, минем идея билгеләнер дип көтмәгән идем, әмма
шәһәребездә минем кебек үк чисталык өчен көрәшүче кешеләр булуына бик шатмын»,
– диде И.Яруллина.
Стипендиатлар арасында «ТИСБИ» Идарә университеты
студенты Гельнәфис Әхмәдиева да бар. ТАССРның 100 еллыгына ул тематик
троллейбус маршрутлары концепциясен эшләгән, аның ярдәмендә пассажирлар өчен
мини-экскурсияләр үткәреп була. Аның фикеренчә, пассажирлар шәһәр урамнары
тарихы, танылган шәхесләр һәм Казан халкы турында күбрәк белер иде.
«Казанлыларның үз шәһәрләре тарихын аз белүләре белән еш очрашам, ә бит бу –
халыкның мәдәни кыйммәте, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәк», - дип җиткерде
Г.Әхмәдиева.
«Мин һәрвакыт җиңүчеләрнең эшләре белән танышам,
сезнең фидакарьлегегез, кешеләр һәм шәһәр иминлеге өчен эшләргә омтылуыгыз
сокландыра. Тырышлыгыгыз белән Казан елдан-ел яхшыра бара, шуңа күрә
башкарылган эшегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең остазларыгызга – ректорларга,
директорларга һәм укытучыларга, фәнни җитәкчеләргә һәм остазларга рәхмәт
белдерәм, лаеклы укучылар әзерләү буенча зур эш башкарылган», – дип мөрәҗәгать
итте стипендиатларга И.Метшин.
Студентлар исеменнән җавап сүзе белән Казан медицина
университеты аспиранты Наталья Усова чыгыш ясады. Ул шәһәр Мэрына яшьләр
проектларына ярдәм күрсәткәне һәм үзләрен күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт
белдерде. «Конкурста катнашу - үзеңнән: «Без, стипендиатлар, тирә-юньдәге
кешеләргә ни белән ярдәм итә алабыз?», дип сорау мөмкинлеге. Стипендия - ул
эшне тану гына түгел, ә яшь галимнәр өчен аеруча да әһәмиятле булган ярдәм.
Алга таба да шәһәребез өчен хезмәт итәргә сүз бирәбез», – диде Н.Усова.