(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклау һәм мәгариф
учреждениеләренә автомобильләр акчычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда Меңъеллык мәйданында
узды.
Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм
фән министры Рафис Борһанов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм
башкалар катнашты.
Барлыгы 50 ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, 7
ПАЗ автомобиле нигезендә эшләнгән флюрограф һәм 25 мәктәп автобусы
тапшырылды.
Татарстан Президенты
сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бүген, Яңа ел бәйрәме алдыннан, без шатлыклы
вакыйгага җыелдык. Ул искәрткәнчә, быел сәламәтлек саклау учреждениеләренә инде
автомобильләр тапшырылган иде. «Бу автомобильләр Алабуга һәм Чаллы зоналарына
бик кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мондый күчмә медицина үзәкләре
табибларга оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә һәм профилактик чаралар үткәрергә
ярдәм итәчәк. Безнең гражданнарга эре шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да
вакытында медик ярдәм күрсәтелергә тиеш».
«Балалар - безнең
киләчәгебез, һәм бүген без балаларны йөртү өчен автобуслар ачкычларын
тапшырабыз - диде Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырганд. -
Балаларыбыз сыйфатлы белем алулары бик әһәмиятле. Кызганычка каршы, һәр авылда
да без уку йортын оештыра алмыйбыз, әмма база мәктәпләре бу мәсьәләне хәл
итәргә ярдәм итә. Татарстанда балаларны мәктәпләргә илтү системасы булдырылган.
Һәм без актив рәвештә бу программаларны гамәлгә ашырабыз».
Рөстәм Миңнеханов
ассызыклаганча, техника федераль һәм республика бюджетлары акчасына алынган. «Иң
мөһиме – әлеге эш республикабызда яшәүче кешеләр иминлегенә
хезмәт итә», - диде ТР Президенты.
Ул Россия Президенты
Владимир Путинга илдә масштаблы илкүләм проектларны гамәлгә ашырылуы өчен
рәхмәт әйтте, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте. «Илкүләм проектлар буенча эш 12 юнәлеш буенча алып
барыла, аларның һәрберсе бездә дә башкарыла, алар барысы да һәр төбәктә тормыш
сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән - шул исәптән Татарстанда да», - диде Рөстәм
Миңнеханов.